Азык сыйфаты – терлекчелек уңышы нигезе

12.01.2018 09:51 | Авыл хуҗалыгы Печать

 
5 гыйнварда 2017 елга  терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә булып  үтте. Киңәшмәне район башлыгы  Вячеслав Козлов алып барды, анда район оешмалары  җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
 
Киңәшмәне үткәрү урыны  -  “Архангельское“ КФХ-ның товарлыклы-сөтчелек фермасы очраклы гына сайланмаган. Әлеге  ферманы һәм андагы МЭТ-не белгечләргә күрсәтергә дә оят түгел – сыерлар тук, чиста. Һәм алардан сөт биреме дә менә дигән. Хуҗалык башлыгы Татьяна Белоглазова киңәшмәгә килүчеләрне терлекләрне кышлату һәм сөт җитештерү буенча эшне оештыру һәм эш технологиясе белән  таныштырды. Киңәшмә  Архангел Бистәсе мәдәният йортында дәвам итте.
Районда терлекчелек тармагында эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид  Богомолов чыгыш ясады. Районда  МЭТ нең баш саны  узган ел дәрәҗәсендә калган һәм 15876 баш тәшкил итә. Сыерлар 5 процентка артып, 5477  баш тәшкил итә. 2017 елда барлыгы  26511 тонна сөт савып алынган, бу 1 баш сыерга 4973 кг  тәшкил итә дигән сүз.
Түбәндә 2018 елның 1 гыйнварына  хуҗалыклар буенча сөт җитештерү күрсәткечләре таблицасын китерәбез.
Хуҗалыкларда дуңгызларның баш саны 42 %ка кимегән. Мәсәлән, “Зубов В.С.“ КФХ да аларның баш саны 115 кә кимегән, ә “Хорьков А.А.“ КФХ-да 50 башка , “Артемьева Л.Р.“ КФХ да – 45 башка, “Порецкий С.Н.“ КФХ да -  34 башка. Узган 2017 елның декабрь аенда гына да бу хуҗалыкларда дуңгызлар саны 92 башка кимегән.
Узган ел дәрәҗәсенә карата атлар саны 21 башка артып, 711 баш тәшкил итә. Атларның иң күп өлеше “Татар ат  заводы №57“ ҖЧҖ гә туры килә  -  бу 200 баш, “Игенче“ ҖЧҖ  дә 100 баш, “Архангельское “ КФХ – 74, “Козлова М.И.“ КФХ – 71,  “Агро-Основа “ ҖЧҖ – 67,  “Садыйков М.Х.“ һәм  “Нурхамәтов З.М.“ КФХ ларда 51 шәр баш. “Кулон“ ҖЧҖ һәм “Порецкий С.Н.“ КФХ да атларның баш саны белән шөгыльләнүдән туктаганнар.
Үз чыгышында Леонид Богомолов шулай ук бозаулар үрчеме (ул 3 % ка арткан), МЭТ кырылу (ул  31 процентка арткан) һәм ветеринария белгечләре һәм башка хезмәтләр белән бергәләп хәл итәргә кирәкле  терлекчелектәге башка борчый торган мәсьәләләр турында сөйләде. 
“Агро-Основа“,  “Игенче“ ҖЧҖ,  “Гарифуллин И.И.“, “Вәлиев Ф.Р.“, “Скоков Н.А.“, “Архангельское“, “Козлов В.А.“ КФХ лар иң яхшы хуҗалыклар арасында.
Киңәшмә азагында район башлыгы  Вячеслав Козлов:
- Бүген без  игътибарны  азыкның сыйфатына һәм төрлелегенә бирергә тиешбез, терлекчелектә продукция бирүчәнлек  нәкъ менә азык базасы структурасын яхшыртуга, сыйфатлы азык әзерләүгә һәм терлекләрне туклыклы ашатуга бәйле. Ул шулай ук барлык җитәкчеләргә дә эшне оештыру, хезмәтне саклау  һәм янгынга каршы куркынычсызлык буенча бурычлар да җиткерде, - диде.
 
Лариса Федорова

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике