Полиция Кыш бабае

12.01.2018 09:54 | Җәмгыять Печать

 
Яңа ел алдыннан  һәм яңа ел бәйрәме көннәрендә Яңа Чишмә полицейскилары үз эшләрен туктатмаган. Бу көннәрдә алар инде традициягә әверелгән “Полиция Кыш бабае“ пиар - акциясе үткәрәләр.
 
Полиция хезмәткәрләре алдагы көннәрдә кием-салымнар, уенчыклар, китаплар, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга яңа ел бүләкләре сатып алу өчен акча җыйганнар.
Әлеге акциянең максаты – үзара ярдәм итү һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, шулай ук уңышсыз, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. 
Кыш бабай һәм Кар кызы кыяфәтендә полиция хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә балигъ булмаган балалары булган уңышсыз гаиләләрдә булганнар. Аларга яңа ел күчтәнәчләре, бүләкләр һәм беренче дәрәҗәдәге кирәкле товарлар өләшкәннәр.
Кар кызы ролендә булган  ПДН инспекторы Наталья Савельева сүзләре буенча, уңышсыз гаиләләрдә булганда ата-аналарның бәйрәмдә балаларын тәрбияләү  турындагы законны ничек итеп үтәүләрен дә күзәткәннәр. Бәхеткә, балаларын тәрбияләү буенча ата-аналары ягыннан тәртип бозулар ачыкланмаган.
 
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике