Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Акъяр авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез Галимова Рәзинә Зәйнетдин кызын 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

04 октября 2019, 08:08

773

0

0

Акъяр авылында  яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез Галимова Рәзинә Зәйнетдин кызын 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Әни, сиңа теләкләрнең матурын, изгеләрен генә телисе килә: кайгы-хәсрәт күрми, әти белән пар канатлы булып, озак һәм бәхетле яшәгез. Тырышлыгың, хезмәт сөючәнлегең, тормышның тәмен белеп, аны яратып яшәвең белән безгә барлык яктан да үрнәк булдың.Сиңа сәламәтлекнең ныгын, кояш нурының җылысын телибез.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Зур шатлыклар каршы алсыннар.
Әгәр булган булса борчуларың,
Үткән тормышыңда калсыннар.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта синең белән,
Безнең өчен бәхет син булгач.

Иң изге теләкләр белән кызың Румия, улың Рәзил.
Бу котлауларга әтиебез Ралиф,әбиебез Галия,
 барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев