Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!

08 марта 2022, 09:01

388

0

0

Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!

Үземнең хезмәттәш-ләремне, якташларымны, мине сайлаучы хатын-кызларны һәм Татарстанда яшәүче барлык хатын-кызларны язның беренче бәйрәме – 8 март белән чын күңелдән котлыйм!

Әлеге бәйрәм нәкъ менә яз башында, елның иң матур чорында билгеләп үтелә, чөнки бөтен гүзәллек, игелеклелек, ягымлылык, гаилә учагының җылысы, уңайлылык, муллык хатын-кызларыбыз белән бәйле. Март кояшы үзенең җылы нурлары белән сезне җанландырсын, киләчәктә зур уңышларга ирешү өчен тагы да күбрәк көч бирсен! Уңышлар сезнең даими юлдашчыгыз, ә сюрпризлар фәкать сөенечле һәм күңелле булсын.

Кадерле хатын-кызларыбыз! Сез хөрмәт һәм ихтирамга лаек затлар. Сезнең шулкадәр көчле, актив һәм көндәлек батырлыкларга әзер кешеләр булуыгызга сокланып туя алмыйм.

Сезнең кайда эш-ләвегез – фермадамы яки мәктәптәме, эре банкта яки кырдамы – бу мөһим түгел, ә иң мөһиме, сез барыгыз да үз эш урыныгызда үз эшегезне лаеклы башкарасыз. Теләсә кайсы өлкәдә-сәясәттәме, фәндә, мәдәният, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклаудамы – сез теләсә кайсы өлкәдә бурычларны хәл итә алуыгызны күптән исбатладыгыз. Сезнең табигый зирәклегегез, түземлелегегез, йомшак холкыгыз ихтыяр һәм характерыгыз көче белән туры килә. Һөнәри уңышлар белән беррәттән, сез балалар үстерергә дә, гаиләдә уңайлылыклар тудырырга һәм ир-атларны батырлыкларга рухландырырга да өлгерәсез.

Сезнең янәшәдә һәр-вакыт төрле кыенлыклардан саклаучы яраткан ирләрегез булуын телим!

Якыннарыгызның җан җылысы, хезмәттәш-ләрегезнең ярдәме сезнең йөрәкләрегезне җылытсын.

Бәхетле булыгыз, хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхет күгегез аяз булсын, бары шатлыкларга гына күмелеп яшәгез.

Шамил ЯҺУДИН, ТР Дәүләт Советы  депутаты, “Татнефтепром-

Зюзеевнефть” АҖ

генераль директоры

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев