Бәйрәм белән!
Бүген билгеләп үтелүче бәйрәм - Янгын сагы көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов әлеге хезмәтнең барлык хезмәткәрләрен кайнар котлыйлар. Котлауда, янгын сүндерүчеләр хезмәте батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне аямый эш итүне таләп итә. Кешеләрнең гомере, милекнең һәм матди байлыкның сакланышы аларның һөнәри осталыгына һәм оператив эш итүләренә бәйле, дип билгеләп үтелә.
Һәммә кешегә ныклы исәнлек, гаилә иминлеге, янгыннар белән көрәштә грамоталы һәм көйле эш итүләре теләнә.
Нет комментариев