Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре котлым Җиңү көне белән!

09 мая 2020, 07:45

596

0

0

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре котлым Җиңү көне белән!

Бөек бәйрәм – совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулу уңаеннан ихластан котлауларыбызны кабул итегез.
Һәрберебез өчен 9 май – иң әһәмиятле, гомуми бәйрәм, бу һәр россияле өчен иң кадерле дата. Авыр сынау буларак, сугыш һәр гаиләгә үтеп керде, миллионлаган кешенең тынычлыгын бозып, һәр йортка кайгы һәм зур югалтулар китерде.
Бүген без Җиңүне якынайтуда көчен дә, гомерен дә кызганмаган, Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклаган, тылдагы хезмәтләре белән фронтовикларга булышлык күрсәтүчеләрнең барысын да данлыйбыз.
Мин ветераннарны, блокадачыларны, тыл хезмәтчәннәрен, концлагерь тоткыннарын һәм район халкын чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Әлеге бөйрәм көннәрендә барлык курку – хафаланулар чигенсен, һәр йортта күтәренке кәеф хөкем сөрсен һәм халкыбызның үлемсез батырлыгы турындагы хатирәләр йөрәкләребезне җылытсын. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, тыныч көннәр һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын телим.
Шамил Яһудин,
ТР Дәүләт Советы депутаты,  “Татнефтепром-Зюзеевнефть” АҖ генераль директоры

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X