Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы!

    --, 31 декабрь 2020 - 17:23
    84
    0
    0

    Сезне чын күңелдән көтеп алынган һәм әкияти бәйрәм белән котлыйм. Якынлашып килүче Яңа ел белән!

    Менә 2020 ел да ахырына якынлаша. Һәр яңа ел үзе белән байтак яхшы вакыйгалар алып килә. Үтеп баручы ел китергән тәҗрибә, казанышлар һәм җиңүләр безнең белән калсын, ә тискәре күренешләрне искә алмаска тырышыйк.

    2020 ел безнең һәрберебез өчен дә төрле булды : берәүгә ул җиңел һәм шатлыклы тоелды, кемгәдер - авыр һәм уңышсыз. Ул безнең тормышта үз эзен калдырып, бик күп әһәмиятле вакыйгалар һәм көндәлек тормыш проблемалары белән үрелеп барды. Ләкин ул 2021 елга урын биреп, тәмамланып килә.

    Яңа ел - безне берләштерә торган, күңелләрне яхшы кәеф һәм якты өметләр белән баетучы матур бәйрәм. Яңа ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын, барлык планнарны һәм башлангычларны тормышка ашырсын. Йортларыгызда балалар көлүе тынмасын, шатлык һәм иминлек яшәсен! Якыннарыгызның мәхәббәте һәм ярдәме күңелләрегезне җылытсын! Бер-беребезгә бәхет, уңышлар һәм гөрләп алга баруны телик!

    Яңа ел белән, кадерле яңачишмәлеләр!

    Шамил ЯҺУДИН,

     Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,

     «Татнефтепром - Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: