Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

25 марта 2022, 08:44

465

0

0

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов мәдәният бүлеге, БСМ, клублар, АМЙ һәм китапханә хезмәткәрләрен 25 мартта билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйлар. Районда мәдәни мирасыбызны үстерү, халык йолаларын, гореф-гадәтләрен торгызу һәм популярлаштыру буенча мәдәният хезмәткәрләре шактый эш алып баралар. Бүген районда мәдәният хезмәткәрләренең нәтиҗәле эш алып барулары өчен кирәкле булган барлык шартлар да булдырылган, алар лаеклы хезмәт хакы алалар, матди-техник яктан тәэмин итү буенча зур эшләр башкарыла, яңа клублар төзелә. 2016-2020 елларда Ленинода, Тубылгы Тауда һәм Рус Чабаксарында яңа күп функцияле үзәкләр төзелде, район үзәгендә бик матур сәнгать мәктәбе пәйда булды, Акъярда һәм Зирекледә Мәдәният йортлары капиталь ремонтланды, дип билгеләп үтелә котлауда. Барлык мәдәният хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам һәм эшләрендә иҗат уңышлары теләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев