Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

18 июня 2022, 05:15

522

0

0

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Һөнәри бәйрәм – медицина хезмәткәре көне белән барлык сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов котладылар.
Котлауда әлеге бәйрәм мәхәббәт һәм игелеклелек, медиклар хезмәтенә хөрмәт һәм рәхмәт белән сугарылган, диелә. Бу 2020-2021 елларда, барлык медицина хезмәткәрләре дә үзләрен аямыйча, тәүлек буе коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкәндә аеруча күренде. 
Аларның тырышлыгы аркасында хәзер пандемия кими бара, район халкының күпчелеге коронавирустан прививка ясатты.
Соңгы елларда районда сәламәтлек саклауның матди-техник базасы шактый ныгыды, яңа ФАПлар төзелә (агымдагы елда ике ФАП төзеләчәк), РҮХ капиталь ремонтлана, машиналар паркы яңартыла, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта. 
Аптека һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре дә халыкның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертә.
 Медицина хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, игелекле эшләрендә уңышлар, бәхет һәм иминлек теләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев