Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

һөнәри бәйрәмегез белән!

10 января 2020, 07:52

51802

0

0

һөнәри бәйрәмегез  белән!

Һөнәри бәйрәмнәре - 12 гыйнварда билгеләп үтеләчәк РФ Прокуратурасы хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык прокуратура хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйлар.
Котлауда, прокуратура хезмәткәрләре алдында мөһим һәм җаваплы бурычлар тора. Алар хакимиятнең барлык органнары, җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар һәм урындагы кешеләр, шулай ук коммерция  оешмалары җитәкчеләре тарафыннан законнарның үтәлешен күзәтәләр, дип билгеләп үтелә. Прокуратура тагын җинаятьләрне тикшерү белән мәшгуль һәм судта дәүләт  гаепләвен хуплый.
Котлауда хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, шәхси тормышларында бәхет,  дәүләт мәнфәгатьләрен һәм гражданнарның хокукларын яклау эшендә ныклык һәм катгыйлык күрсәтүләре теләнә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X