Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Россия көне белән

    --, 11 июнь 2021 - 10:37
    81
    0
    0

    Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне якынлашып килүче бәйрәм - 12 июньдә билгеләп үтелүче Россия көне белән котлыйлар.

    Төрле милләт вәкилләрен берләштергән безнең илебез өчен Россия көне чын мәгънәсендә милләтара бердәмлекнең символы булып тора. Россия дәүләтенең уникальлеге һәм халык язмышларының кабатланмас булуы нәкъ менә аның бердәмлегендә һәм күптөрлелегендә чагыла. Котлауда һәр гаиләгә, һәр йортка, районның һәр кешесенә бәхет, ныклык, муллык, сәламәтлек, иминлек теләнә. Бәйрәм көнендә - 12 июньдә Яңа Чишмәнең мәдәният һәм ял паркында зур бәйрәм чарасы узачак. Соңыннан салют булачак. Район халкын һәм кунакларын бәйрәмгә чакырабыз!

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: