Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яз бәйрәме белән!

01 мая 2022, 07:00

290

0

0

Яз бәйрәме белән!

Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне кайнар котлап, изге теләкләрен җиткерәләр.
Котлауда, табигать уянып килә, яз тормышыбызны якты бизәкләргә төрә, күңелләргә дәрт өсти, бәйрәм рухы үзен сиздерә, дип билгеләп үтелә. Коронавирус буенча хәлнең катлаулы булуына карамастан, күп учреждениеләр, шулай ук район халкы үз территорияләрен төзекләндерде, авыллар чистарып, ямьләнеп калды. Яңачишмәлеләрнең күпчелеге бәйрәмне басуларда һәм фермаларда удар хезмәт белән каршылый. Хәзер язгы кыр эшләре тулы куәттә бара, киләсе уңышка нигез салына, терлекчеләр малларны җәйләүләрдә асрауга күчерергә әзерләнәләр, диелә. Һәммә кешегә бәхет, сәламәтлек, район хакына хезмәттә уңышлар, иминлек, муллык теләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев