Социаль хезмәткәрләр көне белән!
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне 8 июньдә билгеләп үтелүче Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйлар.
Котлауда социаль хезмәткәрләр әһәмиятле иҗтимагый эш башкаралар, мохтаҗларга ярдәм күрсәтәләр, һәр көнне ярдәмчесез калган кешеләр турында кайгырталар, пенсионерларга, ветераннарга, инвалидларга, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм өлкәннәргә беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгалар, дип билгеләп үтелә.
Районның барлык социаль хезмәтләрендә - социаль яклау бүлегендә, Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортта, РПФ бүлегендә, «Кайгырту» ХСХКҮдә, Мәшгульлек үзәгендә - үз вазыйфаларын намус белән башкаручы компетентлы хезмәткәрләр эшли. Аларның барысына да ныклы сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, бәхет теләнә.
Нет комментариев