Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Акъяр авылында гомер итүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез Гыйльметдинова Галия Исмәгыйль кызына - 80 яшь.

    --, 27 декабрь 2019 - 09:53
    161
    0
    1

    Аны олуг юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, тыныч картлык, балаларының игелеген күреп, оныклар шатлыгына куанып, матур гомер кичерүен телибез.
    Якты кояш юлдаш булсын, әни,
    Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
    Авырлыклар сине урап узсын,
    Кабул булсын һәрбер теләгең.
    Һәрбер иртә сине куандырып,
    Шатлык белән яңа таң атсын.
    Күзләреңне сагыш яше түгел,
    Шатлык яше генә чылатсын.
    Иң изге теләкләр белән балаларың,
    кияү-киленнәрең һәм оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: