Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чаллы Башы авылында яшәүче Вәлиев Рәмис Зөфәр улына 26 сентябрьдә 55 яшь тула.

    --, 25 сентябрь 2019 - 08:47
    70
    0
    0

    Абый, синең туган көнгә
    Төп йортка без кайтабыз.
    Котлы булсын туган көнең,
    Абыем, дип әйтәбез.
    Төп йортыбызның ачкычы
    Бүген синең кулыңда.
    Ак бәхетләр юлдаш булсын
    Синең йөргән юлыңда.
    Абзарыгызда мал-туар
    Һаман шулай мул булсын.
    Безнең юллар читкә түгел,
    Сезгә илткән юл булсын.
    Бер күрешү - бер гомер, дип,
    Әйтүләре дөрестер.
    И, ходаем, бүгенгедәй
    Безне тагын күрештер.
       Барлык туганнарың исеменнән,Чаллыда  яшәүче сеңелең Рәмзия, киявең Айрат гаиләсе.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: