Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы Җиңү көне белән!

    --, 9 май 2020 - 08:00
    477
    0
    0

    Хөрмәтле сугыш ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле якташлар! Сезне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм!
    9 Май-һәрберебез өчен изге дата. Бу көнне без күз яшьләре белән бәйрәм дип атыйбыз, чөнки Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алабыз.
    Безнең районнан гына да фронтка 10 меңнән артык кеше киткән. 6300гә якын якташыбыз яу кырларында ятып калган һәм хәбәрсез югалган.
    Бу көнне без җиңү яулаган - Ватаныбызны юкка чыгарудан саклап калган ветераннарыбызга хөрмәтебезне белдерәбез.
    Без басуларда алны-ялны белми хезмәт куйганнарны, заводларда корал ясаучыларны, госпитальләрдә эшләүчеләрне һәрчак хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә алачакбыз.
    Кызганычка каршы, ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара. Җиңүнең юбилей көнен барлыгы 5 ветеран һәм сугышта катнашучыларның 28 тол калган хатыны каршылый.  Аларның барысы да һәрдаим кайгырту һәм игътибар тоеп яши, уңайлыклары булган торак белән тәэмин ителделәр. Без шушы матур тормышта яши һәм хезмәт итә алуыбыз белән сезгә бурычлы.  
    Барлык ветераннарга озын гомер, балаларына, оныкларына үз гаиләләре өчен, үзебезнең халкыбыз өчен горурлык хисе тоюларын, барлык башлангычларда уңышлар һәм имин күк йөзе телим.
    Хөрмәтле якташлар! Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе аркасында быел 9 майда традицион бәйрәм митингы, «Үлемсез полк» йөреше һәм башка чаралар булмаячак. Әмма бу көннәрдә бер генә ветеран да, бер генә тол да, бер генә тыл хезмәтчәне дә игътибардан читтә калмаячак, аларның барысына да котлаулар белән бәйрәм пакетлары тапшырылачак.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: