Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бөртеклеләрне урып-җыю буенча хәлләр борчулы

    Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм АҖ башлыклары белән үткән чираттагы киңәшмәдә терлекчелектә 7 айлык эш нәтиҗәләре, шулай ук игеннәрне урып-җыю барышына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

    Агымдагы елның 7 аенда терлекчелектә эшкә җентекле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.
    Узган ел белән чагыштырганда МЭТнең баш саны 101 % (15945 баш) тәшкил итә, ягъни 160 башка күбрәк. Сарыкларның баш саны 2018 ел дәрәҗәсенә якынлаша һәм 2105 баш (99 %) тәшкил итә, ә менә атларның баш саны 2018 ел дәрәҗәсеннән шактый югары (84 башка). Дуңгызлар калмаган диярлек – барлыгы 69 баш.
    - Хуҗалык җитәкчеләренә субсидиянең терлекләрнең 2018 ел дәрәҗәсенә карата баш саны һәм сакланышына карап исәпләнүе турында уйларга кирәк, - диде Вячеслав Козлов.
    Сөт җитештерү 16398 тонна тәшкил итә, 2018 елга карата 103 % (489 тоннага күбрәк). “Агро-Основа” ҖЧҖ дә эш темплары яхшы (плюс 246 тонна), “Зубов А.В.” КФХ да бик яхшы эшлиләр (64 тоннага күбрәк).
    - Ә менә “Закрома” ҖЧҖ үз позициясен югалта башлаган, 2018 ел дәрәҗәсенә карата сөт җитештерү 40 тоннага азрак, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
    Кызганычка каршы, ит җитештерү буенча хуҗалыклар 7 айда начар эшләгән. Ул 1284 тонна җитештерелгән, 2018 ел дәрәҗәсенә карата 141 тоннага азрак.
    Шунысы сөенечле, бозаулар үрчеме узган ел дәрәҗәсеннән югары. Барлыгы 3548 баш бозау алынган, 2018 ел дәрәҗәсенән 182 башка күбрәк.
    Барлык күрсәткечләргә дә җентекле анализ ясаганнан соң Леонид Богомолов хуҗалыкларның рейтингы белән таныштырды. Ул 4 күрсәткечне исәпкә алып төзелгән: МЭТ нең баш саны, тулаем савым, ит җитештерү һәм бозаулар үрчеме. “Зубов А.В.” КФХ да барлык төр буенча да күрсәткечләр яхшы, шулай ук “Садыйков М.Х.”, “Савельев А.А.” һәм “Козлов В.А.” КФХ да барлык күрсәткечләрне дә үтәгәннәр, калганнарда – 1-2 күрсәткеч үтәлмәгән.
    Аннан соң чыгыш ясаучы азык хәзерләү мәсьәләләренә тукталды. Печән 14 мең тоннадан артык әзерләнгән, 40 мең тонна тирәсе сенаж салынган, шартлы бер баш терлеккә 14,3 центнер азык берәмлеге туры килә. Район башлыгы сенаж салганда консервантлар куллану, халыкны салам белән тәэмин итү һәм арендага алынган пай җирләре өчен түли башлау (1 гектарга 750 сумнан да ким түгел) кирәклеге турында искә төшерде.
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина ярты ел өчен икътисадый күрсәткечләр турында информация ясады.
    Киңәшмәдә игеннәрне урып-җыю эшләрен алып бару мәсьәләсе аерым каралды.
    - Хәлләр шәптән түгел, борчулы, хәтта кискен, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов. – 1978 ел кабатланырга мөмкин, ул елны яңгырлар аркасында шактый зур мәйданнарны урып-җыештыра алмадылар. Яхшы һава торышы көтәргә түгел, көннең һәр аяз сәгатеннән файдаланырга, бөртек дымлы булса да ( аннан соң киптерергә) җыештырырга кирәк. Хәзер сабан бодаеннан тыш барлык бөртеклеләр дә өлгерде һәм игеннәрне урып-җыю өчен булган бар көчне дә эшкә җигәргә. Әлбәттә, берникадәр югалтулар булыр, нидер көтсәк, бөтен уңыш басуда калырга мөмкин.
    Леонид Богомолов игеннәрне югалту мөмкинлеге турында бик аңлаешлы итеп сөйләде. Өлгереп, 10 көннән соң көзге бодай 28 % ка чаклы коела, ә арпа сына һәм башаклары 35 % ка чаклы егыла (җиргә төшә).
     Шуңа да чүпләнгән участокларны сенажга (комбисилос) салырга, ә бөртеклеләрнең чиста, өлгергән мәйданнарын җыештырып алырга (аннан соң киптерергә) кирәк. Ашлык киптергечләре булмаучыларга бөртекне Чистай элеваторына илтергә була. Әлбәттә, чыгымнар булачак (1 тонна бөртек өчен 3200 сумга чаклы), аның каравы бөртек булачак.
    Чистай элеваторында бөртекне киптерү һәм саклау мөмкинлекләре турында аның коммерция директоры Мансур Гайфуллин тәфсилле итеп сөйләде.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: