Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Урал алдынгылары

    Бүген без районыбызның авыл хуҗалыгы алдынгылары турында сөйлибез.

    … җитәкче

    8 елдан артык Николай Скоков крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли. Шулай ук аның орлов токымлы юртаклар үстерүче «57нче номерлы ат заводы»н торгызуга тиздән 3 ел була. Хуҗалыкта 3000 гектар сөрүлек җирләре, 800 башка якын мөгезле эре терлек, 200 баштан артык ат бар. Кыр эшләре оптималь срокларда төгәлләнгән, гектарына 27 ц-га якын ашлык җыеп алынган, 500 гектардан артык мәйданда уҗымнарның шытымнары шактый яхшы. Терлекчелек өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән.

    ... комбайнчы

    «Закрома» ҖЧҖ комбайнчысы Владимир Гарев урак өстендә берничә 5 көнлек лидеры булды. Быел ул «Акрос-580» комбайнында 30 мең центнерга якын ашлык суктырган һәм урып-җыю кампаниясе лидерларының берсе булып тора.
    2006 елдан бирле ул агрофирмада эшли, механизаторлык стажы 30 ел тирәсе. Ул намуслы, эшчән хезмәткәр.  Бүген дә ул басуда – хуҗалыкта көнбагыш суктыру  эше бара.

    ... сыер савучы

    «Козлова М.И.» КФХдан Татьяна Щипанованың эш стажы 30 елдан артык. Ул елдан-ел сөт саву буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
    Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татьяна 250 тоннага якын сөт савып, машина белән сыер савуда иң яхшы оператор булып тора.
    - Безнең хуҗалыкта сыерларны асрау өчен шартлар әйбәт, - ди Татьяна. - Азык та җитәрлек, безнең хезмәткә түләү дә лаеклы, шуңа да бик теләп эшлибез.

    ... мехотряд Җитәкчесе

    Яңа Чишмәдән Виктор Попков җитәкләгән куәтле 7 К-701 тракторларыннан торган мехотряд район хуҗалыкларында ел саен берничә мең гектарда туңга җир сөрә.
    - Нәкъ 10 ел элек әти белән бер тракторда эшли башладык, - ди Виктор. - Хәзер инде 7 трактор. Нигездә, райондагы җирләрне сөрәбез. Быел 5 мең гектардан артык мәйданда туңга җир сөрелде.
    Тракторлары чиста, каралган һәм алар бүген туңга сөрү белән мәшгуль. Ә кышкы чорда мехотрядны юлларны чистарту эшенә җәлеп итәләр.

    ... терлекче

    «Вәлиев Ф.Р.» КФХдан Вера Маслова терлекчелектә 10 елдан артык эшли.
    Ул үз вазифаларына намус белән карый, ә алар аз түгел. Вера мал-туар хәрәкәте, сөт җитештерү һәм җибәрү исәбен алып бара, башка терлекчеләрнең эшен оештыра һәм яңа туган бозауларга сөт  эчертергә дә өлгерә.
    - Бездә бозаулар үлеме булмау һәм кирәкле исәп-хисап эшенең көйгә салынган булуында Вера Анатольевнаның өлеше зур, - ди аның турында КФХ башлыгы Фәргать Вәлиев.

    ... агроном

    «Закрома» ҖЧҖ баш агрономы Илдар Хәбибуллин 2018 елның языннан эшли, ә агроном булып гомуми эш стажы 20 елдан артык тәшкил итә.
    Хуҗалыкта бөртекле культуралар 16,5 мең гектар мәйданны били һәм алар яхшы гына уңыш биргән – гектарыннан 25 центнер. Бүген көнбагышны орлыкка җыю бара, әлегә 2000 гектарның 200 гектарга якыны җыеп алынган, уңдырышлылык-20 ц/га, 3 мең гектардан артык мәйданда уҗымнар шытып килә. Хуҗалыкта бөртекле культураларның перспективалы сортларын игүгә зур игътибар бирелә.

    ... шофер

    Мохтар Хәсәншинның машина йөртү стажы 30 елдан артык, шуның 9 елын «Закрома»ҖЧҖдә МАЗ шоферы булып эшли.
    Мохтар ике 5 көнлек дәвамында комбайннан ындыр табагына ашлык чыгару буенча лидер булды, ә урып-җыю нәтиҗәләре буенча машина йөртүчеләр арасында лидерларның берсе,  аның күрсәткече - 3000 тоннага якын. Бүген ул кукуруз массасын траншеяга ташу белән мәшгуль. Хуҗалыкта аның турында эшчән һәм намуслы шофер, аның автомашинасы һәрвакыт төзек хәлдә, диләр.

    ... хисапчы - кадрлар белгече

    Гөлзидә Шәрипҗанова «Агро-Основа» ҖЧҖнең кадрлар бүлегендә 30 елдан артык эшли.
    Лаеш совхоз-техникумын тәмамлаганнан соң ул Чаллы Башында «Алга» колхозында эшли, ә хуҗалыкны эреләндергәннән соң Шахмай авылына күчә.
    - Бик намуслы хезмәткәр, - диләр аның турында агрофирма җитәкчеләре. – Аның эшендә хезмәткәрләрнең стажын исәпкә алу буенча кыенлыкларга юлыгырга туры килә, архивлар белән дә эшләргә кирәк һәм ул боларның барысын да оператив башкара. Бу эштән тыш, ул агрофирма бухгалтериясенең касса учетын да алып бара.

    ... склад мөдире

    «Агро-Основа» ҖЧҖнең Шахмай бүлекчәсендә ашлык һәм ашламалар кайтару – сарыф итү эшенә Илсөяр Дәүләтшина җаваплы. Бу вазыйфада ул инде 20 елга якын хезмәт куя, моңа кадәр Чаллы Башында ашлык складында эшләгән.
    Бүген ашлык складында 24 мең центнердан артык бөртек бар. Бу көннәрдә орлык материалы эшкәртү һәм кышкы саклауга салу эшләре бара.
    Ул шулай ук ашлык киптергечләрнең эшен дә күзәтеп тора. Үз эшенә җаваплы һәм намуслы карый, диләр агрофирмада аның турында.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: