Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ЯҢА ЧИШМӘ РАЙОНЫ ПРОКУРАТУРАСЫ АЛИМЕНТ ТҮЛӘРГӘ КИРӘКЛЕГЕ ТУРЫНДА АҢЛАТА

    Яңа Чишмә районы прокуратурасы күзәтчелек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып балигъ булмаганнарның хокукларын үтәүне күзәтү тора.

    Россия Федерациясе Гаилә кодексы нигезендә ата-аналар балигъ булмаган балаларын карарга тиеш. Ата-аналар балигъ булмаган балаларын карамаган очракта, аларны карап тоту (алиментлар) өчен акча ата-аналардан суд тәртибендә алына.
    Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставлары бүлеге эшчәнлегендә район прокуратурасы тарафыннан күзәтчелек чаралары барышында 2020 елның 9 сентябренә суд приставларында 5 млн.сумнан артык суммага алиментлар түләтү буенча 75 башкару эше булуы ачыкланды.
    Суд приставлары хезмәте тарафыннан алиментлар түләү буенча йөкләмәләрне үтәмәгән ата-аналарга карата Россия Федерациясеннән читкә чыгуга 72 чикләү, махсус хокуктан (транспорт чаралары белән идарә итү) файдалануга 8 чикләү билгеләнде.
    Шулай ук, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексында балаларны карап тотуда акча түләмәгән өчен ата-аналарның административ җаваплылыгын билгели торган 5.35.1 статья каралган.
    Шулай итеп, ата-ана тарафыннан җитди сәбәпләрсез алимент түләмәгән өчен башкарма производство ачылган көннән ике һәм аннан да күбрәк ай дәвамында мәҗбүри эшләр рәвешендә 150 (йөз илле) сәгатькә кадәр җәза яки 10 (ун) тәүлектән 15 (унбиш) тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яки әлеге Кодекс нигезендә мәҗбүри эшләр яки административ арест кулланыла алмаган затларга 20 (егерме) мең сум күләмендә административ штраф салу күздә тотыла.
    2020 елның 8 аенда суд приставлары хезмәте беркетмәләре нигезендә алиментлар түләү буенча йөкләмәләрне үтәмәүче 7 ата-ана җәлеп ителгән.
    Бәян ителгәннәр белән бәйле рәвештә, прокуратура шуны аңлата: РФ КоАПның 5.35.1 ст. 1 ч. буенча административ җаваплылыкка тартканнан соң да бурычлы кешенең (ата-ананың) алименты түләнмәгән икән (бер ел дәвамында), ул РФ ҖКның 157 ст.1 ч. буенча җинаять җаваплылыгына тартыла (суд карары яки нотариаль расланган килешүдә балигъ булмаган балаларны, шулай ук унсигез яшькә җиткән эшкә яраксыз балаларны карап тоту өчен акча түләмәү, әгәр дә бу гамәл берничә тапкыр кабатланса).
    Әйтик, РФ ҖКнең 157 ст. 1 ч. буенча санкциясе бер елга кадәр төзәтү эшләре, йә шул ук срокка мәҗбүри эшләргә, йә өч айга кадәр кулга алу, йә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирүне күздә тота.
    2020 елның хисап чорында районның суд приставлары хезмәте тарафыннан РФ ҖКның 157 ст. 1 ч. буенча 4 җинаять эше кузгатылды, шуларның бурычлы ике ата-анага Яңа Чишмә районы суды тарафыннан гаепләү карарлары чыгарылды һәм алар иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үти, ә 2се буенча алдан тикшерү сорау рәвешендә башкарыла.
    Игътибар! Район прокуратурасы тарафыннан, район суд приставлары хезмәтенең эше канәгатьләнмәслек булу сәбәпле, Татарстан Республикасының Баш суд приставы адресына федераль законнарны бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: