Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балаларны дистанцион укыту башланды

    6 апрельдән башлап районның 1415 укучысы дистанцион укытуга күчте.

    Узган атна дәвамында укытучылар мондый укуны оештыруга әзерләнделәр – эш өчен платформалар сайладылар, балаларны тоташтырдылар, эш шартларын һәм читтән торып уку мөмкинлеген ачыкладылар.
    3 апрельдә онлайн-уку тестлары үткәрелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының методик рекомендацияләрен өйрәнгәннән соң, СанПиН таләпләрен исәпкә алып, дәресләр расписаниесе төзелгән.
    Интернетның эшкә сәләтлелеге, шулай ук аз тәэмин ителгән һәм имин булмаган гаиләләрдәге балалар белән эшләү буенча проблемалар бар. Алар өчен телефоннар кулланып шәхси консультацияләр оештырылачак.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: