Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үткәннәрне белергә кирәк

    Хәзерге яшьләр әби-бабаларының ничек яшәгәнен беләме? Ничек яшәгәннәр, нәрсә турында хыялланганнар? Узган гасырда ил нинди булган? Бу хакта Яңа Чишмә гимназиясенең 6-7 сыйныф укучылары белән очрашуда «РФ Пенсионерлар берлеге»нең Яңа Чишмә бүлекчәсе рәисе Анастасия Козлова сөйләде.


    Балалар үз иленең, үз Республикасының, авылның тарихы турында күбрәк белергә тиеш. Бу әңгәмәне без быел билгеләп үтелүче Татарстан АССРның 100 еллыгына багышладык.
    Анастасия Николаевна күп еллар Яңа Чишмә районында җитәкче урыннарда хезмәт куйды. Хәзер пенсиядә, әмма актив тормыш һәм гражданлык позициясе алып барган кеше буларак, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Әйтик, быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Өченче яшь героинясы» номинациясендә катнаша.
    Анастасия Николаевна безнең авыл, район тормышы турында күп нәрсә белә. Ул бөтен көчен, талантын, белемен һәм тәҗрибәсен туган авылына багышлаган кеше. “Безнең йортларыбызда газ, ут, су, урамнарыбызда асфальт булсын өчен нәкъ менә шушы буын кешеләре эшләде”, - диде гимназия директоры Эльвира Мәхмүтова балаларга Анастасия Николаевнаны тәкъдим иткәндә.


    Иң элек укучыларга Яңа Чишмә районы турында 1983 елда төшерелгән видеоролик күрсәттеләр. Анда бик яшь Анастасия Николаевна (ул вакытта ХХ партсъезд исемендәге колхозның баш экономисты) механизаторларның һәм сыер савучыларның авыр хезмәте, авыл халкының проблемалары, авылның яңа төзелешләре турында сөйли. Бу ролик кайчандыр ТАССР чорында популяр булган «На Волге широкой» киножурналы өчен төшерелгән булган.


    А. Козлова туганда яшь ТАССРга нибары 28 ел була. Ул гимназиянең, ул укыганда укытучыларның нинди булуы, укучыларның патефон астында тәнәфесләрдә ничек биюләре, балалайкачыларның мәктәп ансамбле, хор, драма түгәрәге турында сөйләде. Ул вакытта мәктәп ашханәләре булмый, ә мәктәптә шөгыльләнеп, керосин лампасы яктысында дәрес эшлиләр. Яңа Чишмәдә беренче лампочка 50 нче еллар азагында яна башлый. Ул аның әбисе - Мокеева Татьяна Фелофеевнада барлыкка килә, чөнки аңарда ул вакыт авылны электр белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче эшчеләр яши. «Бөтен авыл электр лампочкасының нәрсә икәнлеген карарга килде», - ди Анастасия Николаевна. Ә авылда утны беренче чиратта нәкъ менә мәктәпкә үткәрәләр. Беренче телевизор күп балалы Попков Иван Васильевич йортында пәйда була, һәм яңачишмәлеләр чиратлап бу могҗизаны карарга йөриләр.


    Аны октябрятка, пионерга ничек кабул итүләре, яшьтәшләренең комсомол исеме белән горурланулары һәм комсомолдан чыгаруны ничек авыр кабул итүләре, укучыларның көз көне колхозга бәрәңге, чөгендер, кукуруз басуларында уңыш җыеп алырга булышулары, җәйге каникулларда кул белән чөгендер утаулары, ындыр табагында, малайларның комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүләре турында искә төшерде.
    Көнкүрештә дә авыр була. Ризыкны йомычка яндырып таганкада, аннары «керосинкаларда» пешерәләр. Бернинди суүткәргеч булмый, көянтәләп чишмә суы ташыйлар. Кара мунча ягылган, шампуньны көл суы алыштырган, матрас урынына салам тутырылган капчык хезмәт иткән. Ярминкәгә ит, каймак, сөт, йомырка алып килгәннәр, ә саткан акчасына керосин, шырпы, тоз, сабын сатып алганнар. Иртә таңнан кибеткә икмәк алырга чират торуларын, ә барлык тәм-томнардан әнисе чөгендердән пешергән кайнатма булуын искә төшерде. «Авыр булды, әмма берәү дә зарланмады», - дип сөйләгәннәренә йомгак ясады Анастасия Николаевна.
    Ул сөт үткәргечләр, транспортерлар булмаган чорда сыер савучыларның, механизаторларның авыр хезмәте, 90 нчы елларны ничек кичерүләре: күп айлар хезмәт хакы бирмәүләре, кибетләрдә барысы да талон буенча булуы турында сөйләде. Балалар игътибар белән тыңладылар, ә аннары аңа сораулар бирделәр: чират торып ипи ала алганмы, чит тел өйрәнгәнме, октябрятлар кемнәр алар һ.б.
    - Хәзер бөтенләй башка тормыш, барлык шартлар да бар, элеккеге кебек авырлыклар юк, - диде Анастасия Николаевна, - боларның барысын да сакларга кирәк, балалар! Болар барысы да сез һәм киләчәк буын яхшы яшәсен өчен зур хезмәт белән бирелде, - диде ул. Ул балаларга үзенең киңәшләрен бирде: укытучыларны тыңларга, дөрес тормыш юлы сайларга, тирә-юньдәгеләрне яратырга, үз алдыңа куелган максатларга ирешергә.
    Ольга ИВАНОВА. Автор фотосы

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: