Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • зирекле лицейчылары - олимпиада призерлары

    Үткән атнада Казанда 7-11 сыйныф укучылары арасында укучыларның химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.


    Безнең район данын Зирекле лицее укучылары Рамил Миргазов (9 сыйныф), Нурислам Хамәтвәлиев (11 сыйныф) һәм Илизә Гаффаровалар (10 сыйныф) яклаган.
    Конкурс нәтиҗәләре буенча Нурислам Хамәтвәлиев һәм Рамил Миргазов республика олимпиадасы призерлары булганнар һәм Дипломнар белән бүләкләнгәннәр. Химия укытучысы Нәфисә Сабанаевага олимпиада призерларын әзерләгәне өчен ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: