Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ишегаллары төзекләндереләчәк

    Газета укучыларыбызга хәбәр иткәнебезчә, Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды»киң колачлы программа эшли башлый.


    «Бердәм Россия» партиясе идея белән чыгыш ясады, ул йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча сайлаучылардан күп кенә наказлар алган.
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны хуплаган. Программа бик зур һәм кыйммәтле, әмма республика көченнән килә, дип билгеләп үтте ул. «Безнең ишегалды» яңа өч еллык республика программасын гамәлгә ашыруга 50 млрд.сум акча юнәлдереләчәк.
    2020-2022 елларда бөтен республика буенча күп фатирлы йортлар территорияләре тәртипкә китереләчәк.
    Яңа Чишмә районы буенча 2020 елга өч авыл җирлегендә 6 территория кертелгән. Бу – Яңа Чишмәдә Чернышевский ур., 32, Совет ур., 62, Заливная ур., 6, 8, 22, 24 һәм Ленин ур., 26 нчы йортлар, Красный Октябрьдә Үзәк ур., 2 нче һәм 4, Мәктәп ур., 2 нче йортлар һәм Волчья Бистәсендә  Үзәк ур., 30 нчы йорт. Ишегалларының гомуми территориясе 31 мең кв. м. тәшкил итә.
    Ишегалларын һәм автомашина кую урыннарын асфальтлау, чүп-чарны аерым җыю өчен яктырткычлар һәм мәйданчыклар урнаштыру, ишегалларын яшелләндерү һәм төзекләндерү, шулай ук җирне ызанлау һәм кадастр исәбенә кую планлаштырыла.
    Алдагы 2 елда күп фатирлы йортлар янында калган ишегаллары да төзекләндереләчәк.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: