Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гаиләдә балалар - бәхет ул

    Яңа Чишмәдән Иван һәм Ольга Чумаковлар гаиләсендә дүрт бала: биш яшьлек Алена, дүрт яшьлек Ксения һәм Арсений, бер яшьлек Карина үсә. Әниләре алар турында мәкалә язарга ниятебезне белгәч бик тә гаҗәпләнде:


    «Безнең турында нәрсә язарга була? Балалар үсеп, укуда, спортта нинди дә булса уңышларга ирешсәләр, нинди дә булса сәләтләрен күрсәтсәләр, мин аңлар идем әле. Ә безнең балалар бик кечкенә. Алар безнең өчен иң яхшылары дип кенә әйтә алам», - диде.
    - Аңлыйм. Шулай да бу яшьтә балалар үзләренең кызыксынуларын аеруча да арттыралар ич.
    - О! Аларны хәзер барысы да кызыксындыра! Бер көн эчендә дистәдән артык сорау, шул исәптән кечкенәсе дә сорау бирә. Кайчакта бер-берсен бүлеп сораулар яудыралар, беркемне дә игътибарсыз калдырмас өчен, әйдәгез, бу хакта әбиегездән сорыйк, дим.  Шулай итеп, сорауларның бер өлеше Ира әбигә (минем әнием) һәм хәтта тугыз яшьлек сеңлемә дә барып ирешә. Әни һәм Женя - безнең балаларны тәрбияләүдә иң ышанычлы ярдәмчеләр, бигрәк тә әтиебез эштә чакта. Аның каравы, ул өйгә кайткач (Әлмәттә 15 әр көн эшли), балалар аннан бер адымга да калмый, аеруча Арсений, ә кечкенә Карина өстәлдәге бөтен тәм-томнар белән әтисен сыйлый башлый.
    Кызының әтисен кайгыртуы бик ошый бугай, бу Иванның елмаюыннан да күренә.
    - Мин ярты ай буе балаларны күрмим, шуңа күрә аларның сорау бирүләренә, ясаган рәсемнәрен күрсәтүләренә дә сөенәм генә.  Хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгәндә, улым һәрвакыт янәшәмдә. Үземнеке кебек печән чапкыч сатып алуны сорый. Башта аңа балалар өчен уен кораллары җыелмасы сатып алдым – күнегә торсын.  Арсений үзен «боксчы» итеп алуларын зарыгып көтә. Кызларны кыерсытса һәм малайлар белән сугышса аны «боксчы» итеп алмаячаклар дип аңлатам, - ди Иван.
     Тик малай, малай инде, әлегә әти сүзен озак исендә тотмый бугай: өлкәнрәкләренең әйтүенчә,  урамда ул кайчагында бәйләнгәли икән.  Әйе-әйе, без ялгышмадык, нәкъ менә өлкәннәре әйтүенчә, чөнки Арсений Аленадан 1 ел һәм өч айга кечерәк, Ксениядән 15 минутка кечерәк.  
    - Нәкъ менә шушы 15 минут зур роль уйный: Ксения үзен олырак дип саный, ул аны яклый, шнурлар бәйләвен, күлмәген пычратмасын дип гел күзәтеп тора. Бу бигрәк тә балалар бакчасында яхшы чагыла, Арсений өчен үзен җаваплы итеп тоя.
    Игезәкләр арасында гаҗәеп элемтә булуы һәркемгә мәгълүм.  Ата-аналары сөйләвенчә, балалар бакчасында алар бер-берсеннән ерак куелган караватларда йоклаудан баш тарткан. Хәтта, без әңгәмә корып сөйләшеп утырганда да аларның бер-берсенә карап торуларына игътибар иттем. Рәсемнәрдә дә алар һәрвакыт янәшәдә.
    Балаларның дүртесе дә Ира әбиләрен бик ярата икән, ул көн саен диярлек аларда (ни дисәң дә, бакчадагы, өйдәге эшләрне, керләр юу һәм дүрт баланы карау Ольгага кыенрак). Сүз барышында Оля бер очракны искә алды: төшке аш әзерләгәндә һәм кухняда газ плитәсен кабызып куйгач, шул арада кечкенә сабыйның “горшогын” чыгарырга кирәк булган (әлегә барлык уңайлыклар урамда). Әни кеше бер минутка чыккан арада балалар ишекне ябып куя, ә ишек үзеннән-үзе эчтән бикләнә. Әле ярый бу хәл җәй көне була, әлбәттә инде  тәрәзәнең ачык булуы коткара. Шуннан бирле ул саграк эш итә башлый, әбинең килеп йөрүенә дә бик шат, ә менә Люба әби күрше Ленино авылында яши, авыл хуҗалыгы производствосында эшләү сәбәпле, оныклары янына еш килә алмый.  Чумаковлар исә үзләре дә алтау булгач, анда еш була алмыйлар.
    - Безнең хәтта поликлиникага барганда да проблема туа, чөнки ике такси машинасын чакырырга туры килә.  Аларның да һәрчак икешәр балалар утыргычы булмый, - дип зарлана Ольга. - Бер балам таксида утыргычсыз барган өчен, штраф түләргә дә туры килде. Таксист кызганыч – мин аны безне утыртып баруын үгетләдем бит һәм, әлбәттә, акча да кызганыч.  Әтиебез гаиләгә җитәрлек акча эшләү өчен эшен алыштырды, хәзер, Аллага шөкер, яшәве җиңелрәк. Көзен Ксениягә яшь ярым була һәм аны да бакчага йөртәчәкбез. Әмма хәзер үк минем алда катлаулы бурыч – эш табу тора. Күп балалы әниләрне Һәрвакыт теләп эшкә алмыйлар. Хәер, мин үземне күп балалы әни дип санамыйм да.
    Без хөкүмәткә дә рәхмәтле: ана капиталы безгә йорт сатып алырга булышты. Хәзер аны камилләштерергә тырышабыз, ягъни бәдрәф, ванна өчен җылы янкорма ясарга ниятлибез, ул чакта балаларны юындырыр өчен мунчаны да сирәгрәк ягарга туры киләчәк һәм балаларның “ни өчен?, “ни өчен?” дигән 40 лап сорауларына җавап бирер өчен вакыт та күбрәк булачак.
     Лариса ФЕДОРОВА

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: