Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Намуслы һәм хезмәт сөючән

    Архангел Бистәсеннән Иван Михайлович Некрасов 17 августта юбилеен билгеләп үтә. Үзенең 90 еллыгы алдыннан хезмәт ветераны, берничә бишьеллык социаль ярыш җиңүчесе, «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале иясе, ә иң мөһиме - күп балалы әти һәм намуслы кеше Иван Некрасов безгә үзенең авыр язмышы турында сөйләде.


    Иванга 12 яшь тулуга, әтисе фронтка алына. Ул Бистәдәге ир-атларны сугышка озатуны яхшы хәтерли. Беренче чакырылыштан өйләренә беркем дә әйләнеп кайтмаган диярлек. 42 нче елда Михаил Петрович Некрасов та, алты баланы ятим калдырып, һәлак булган. Шуның белән Иванның балачагы бетә: укырга керәсе урынга, ул эшләргә китә.
    - Сугыш буе ач-ялангач яшәдек, - дип сөйли ул.  - Әнинең төелгән үлән һәм шуңа бер уч он салып кабартмалар пешергән көне бәйрәм көненә әверелә иде. Шуны без сигезгә бүлә идек. әнигә һәм безнең белән яшәгән бабайга өлеш чыктымы икән, гомумән, аларга эләккәнме – уйламадык та. Мондый уйлар өлкән яшьтә, өстәлдә күп ризык пәйда булгач, бабам һәм әнием вафат булгач кына башыма килә башлады.
    Һичшиксез, ул кичергән ачлык еллары Иван Некрасовны тынычлык, иминлек һәм гомуми җитешлек хакына фидакарь хезмәткә этәргән. 17 яшендә ул «Фидакарь хезмәт өчен» беренче бүләген ала, бу 1946 елның 6 июнендә була.
    Иван Михайлович механизатор булып эшләгән, әле ниндие генә! Лаеш училищесын тәмамлап, тракторчы таныклыгы алгач, ул, чыннан да, киң профильле белгеч була.  20 ел чылбырлы, ә аннары 20 ел тәгәрмәчле тракторда М.Горький исемендәге (Архангел Бистәсе) үз колхозында гына түгел, башка басуларны да иңләгән. Шулай ук Д. Бедный (Лебедка), ХХ партсъезд (Яңа Чишмә), К.Маркс (Әдәмсә) исемендәге колхоз басуларында эшләгән. Кышын фермаларга азык ташыган, юлларны чистарткан. Тик тормаган, техниканы һәм авыл хуҗалыгы җиһазларын ремонтлау һәм профилактик карау төп эштән буш булган бөтен вакытны диярлек биләгән. Аңа ышанып тапшырылган техника һич тә туктап тормаган, ә тракторчы үзе өйдә сирәк булган. Яңа техника алып кайтырга  юлсыз һәм кышкы начар һава торышында  Нурлатка һәм Чистайга сельпо өчен товар алырга янә аны җибәргәннәр. Иван Михайлович һәрвакыт алдынгылар рәтендә була һәм акчаны да яхшы эшли. Күп кенә механизаторлар аннан калышмаска тырышкан, әмма "тәгәрмәчкә таяк" куярга маташкан көнчеләр дә булган.
    - Йорт хуҗалыгын нигездә хатыным Клавдия алып барды. Үземнең кечкенә балаларым белән шөгыльләнергә вакытым калмый иде диярлек, ә үсеп, техникага кызыксыну белдерә башлагач, барысы да янымда әйләнде. Алар бишәү: Михаил (1952), Алексей (1955), Николай (1957), Петр (1960) һәм Владимир (1966).  Клавдия 1969 елда вафат булды. Каты авырый иде. Мин биш малай белән калдым: олысына 17 яшь, ә кече Володькага нибары өч яшь иде. Бәхетебезгә, бер елдан соң ук безгә Пелагея очрады. 16 яшьлек улы Владимир белән ул Түбән Новгородтан Архангел Бистәсенә туганнарының хәлен белергә кайткан, шунда таныштык та. Пелагея күп балалы әни булудан курыкмады. Шул ук 1970 елда безнең кызыбыз Наташа туды, - ди Иван Михайлович.
    1975 елда Иван Михайловичны Чистай район Советы депутаты итеп сайлыйлар. Ул чираттагы тапкыр бишьеллык лидеры була. Тик Некрасовлар йортында чираттагы бәла - янгын чыга, берникадәр әйберне генә коткарып кала алалар.  Балигъ булмаган өч бала белән Бистәдән Лебедкадагы буш йортка күчәргә туры килә. Яңа урында яши башлыйлар, ремонтлыйлар, төзекләндерәләр. Барлык эшләрне башкаруда олы уллары ярдәмгә килә, кайберләре инде ул чакларда ук гаилә кора. Аннары кече малайлар да бер-бер артлы армия сафларында хезмәт итәләр, өйләнәләр һәм шәһәрләр буйлап таралалар. Кече Владимир гына Бистәдә калган. Ул, Әфганстанда (1985-1987 еллар) хезмәт итеп, исән-сау өенә кайта, гаилә кора, кызлары туа, ә аннары 28 яшендә очраклы рәвештә һәлак була. Бу якын кешеңне югалтуның өченчесе була, ә 46 яшендә авырап Петр үлә.  
    - Минем хатыннарым бик әйбәтләр иде, - дип сөйли бүгенге юбиляр, - әмма алар белән бәхет озак бармады: Клавдия Владимировна белән 17 ел, ә Пелагея Михайловна белән 20 ел яшәдем. Алар мине калдырып киттеләр, ләкин бер үземне генә түгел. Безнең балалар әйбәт һәм кайгыртучан булып үстеләр. Гаиләләре белән улларыбыз арасында ихтирамлы мөнәсәбәтләр урнаштырабыз, киленнәрем мине яхшы кабул итәләр, ә оныкларым яраталар. Кызым Наташа да кияү Михаил белән кайгыртучан, игътибарлы. Хәзер тулысынча мин алар карамагында. Дәүләтебез дә элеккеге казанышларымны онытмый, барлык бәйрәмнәр белән котлаулар, бүләкләр алып киләләр. Укучылар еш кына үз бәйрәмнәренә чакыралар, барысы турында сорашалар, минем белән фотога төшәләр.
    Иван Некрасов чит кеше балаларын да, үз оныкларын да ярата. Алар унөчәү, оныкчыклары да унөч. Яшьләр белән аралашу тынычлык һәм тормыш дәвам итүенә ышаныч китерә. Тормыш якты, имин,  бу ул бала чакта хыялланган тормыш.
    Оныкларының аны ничек яратулары хакында безгә юбилярның кызы Наталья Тропынина сөйләде: «Минем әти оныкларына бабай да, әби дә булды, үзенең мәхәббәтен һәм кайгыртучанлыгын ул безнең балаларга бирде. Аларны сабый чактан ук карады, тәрбияләде, үсә төшкәч төпле киңәшләрен бирде. Шуңа күрә алар кайтуга ук иң беренче чиратта бабалары янына килеп, аның хәлен белешәләр».
    Өлкән яшьтәге авылдашларына ачык йөзле күршеләре дә сагышланып утырырга ирек бирми. Менә, мәсәлән, Любовь Старова тыныч кына узып китмәячәк, исәнләшәчәк, хәлләр ничек, дия, ишеткән яңалыкларны сөйләячәк. Ә безгә ул Иван Михайловичны барлык авыл халкы намуслы һәм хезмәт сөючәнлеге өчен хөрмәт итүен әйтте.

    Лариса ФЕДОРОВА.
    Автор фотосы.
    Некрасовлар гаилә архивыннан фотосурәтләрне безнең сайтта карарга була.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: