Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балачак закон яклавында

    Күптән түгел Яңа Чишмә районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән күчмә утырышы булды.

    Утырыш Ленино авылы мәдәният йортында узды, аның эшендә профилактиканың барлык өлкәләреннән вәкилләр катнашты, район мәктәпләренең сыйныфтан тыш эшен оештыручылар, китапханә, клуб хезмәткәрләре, Ленино мәктәбенең ата-аналар комитеты вәкиле чакырылган иде.
    Агымдагы елның 10 аенда район территориясендә яшүсмерләр җинаятьчелеген анализлау буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Наталья Савельева мәгълүматы тыңланды.
    Зирекле һәм Ленино мәктәпләре директорлары урынбасарлары, Ленино мәдәният йорты директоры, РМЙ методисты, Ленино китапханәсе китапханәчесе, яшьләр һәм мәктәп оешмалары Үзәге директоры балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсешен кисәтү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
    КДН рәисе Валентина Семеняк билгеләп үткәнчә, балаларның кичке вакытлардагы мәшгульлеге начар контрольдә тотыла, түгәрәкләр, секцияләр һәм төрле чаралар үткәрелә, ләкин, кагыйдә буларак, аларда бер үк яшүсмерләр контингенты катнаша. Чаралар еш кына бер үк балаларны җәлеп итеп, 10-15 кеше белән тамга өчен генә үткәрелә. Шулай ук спортта да барлык секцияләр исемлегендә берничә фамилия бар.  Ә яшьләрнең, шул исәптән яшүсмерләрнең дә күбесе безнең игътибардан читтә кала.
    Нәтиҗәдә күп балалы яки имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне генә түгел,  «алтын» яшьләрне дә игътибарга алырга кирәк дигән уртак фикергә килгәннәр.  Беренче уку ае-сентябрь күрсәткәнчә, авыл мәктәбенең бер сыйныфында гына да ике гаеп эш ачыкланган, аларның берсендә өч кеше катнашкан. Бу тәмәке катнашмалары  сатып алу һәм куллану (дәрес вакытында!), шулай ук балигъ булмаган балага электрон тәмәке сату. Барлык бу очракларда да уңышлы әти - әниләрнең балалары катнашкан.  Димәк, ата-аналар һәм мәктәп белән генә түгел, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауның башка субъектлары белән дә эш системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Ата – аналарга шуны аңлатып үтәргә кирәк: мәктәп укыта, клубларда - күңел ачалар, түгәрәкләр - мавыктыра, секцияләр -  сәламәтләндерә -  болар барысы да ата – аналарга ярдәмгә эшли, ә үз балаларын тәрбияләүдә ата-аналар җаваплылык тоту кирәклеген онытмасыннар иде.
    Бу көннең кичендә КДН әгъзалары торак пунктларга чыгып (профилактика субъектлары мәгълүматлары буенча) ата-аналар үз балаларын тиешенчә тәрбияләү белән шөгыльләнмәүче гаиләләрдә булдылар.
    Лариса ФЕДОРОВА.
    Автор фотосы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: