Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Физкультурачылар көне- һәрберебезнең бәйрәме

    10 августта Яңа Чишмәдә Бөтенроссия физкультурачы көнен билгеләп үттеләр, ул безнең илдә 1939 елда ук гамәлгә куелган.


    Бу көнне барлык спортчыларны, тренерларны, физкультура укытучыларын, спорт ветераннарын, спорт ярышларын оештыручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар, аны гади физкультура сөючеләр дә үзләренеке дип саныйлар. Ә бәйрәмне бөтен ил буенча зурлап билгеләп үтүләрен дәвам итәләр.
    Яңа Чишмәдә «Олимп» УСЗ янындагы корылмага өлкәннәр һәм яшь физкультура һәм спорт сөючеләр: учреждение һәм оешма хезмәткәрләре, «Факел» лагерының 3 сменасында ял итүче район мәктәпләре укучылары җыелды. "Без спорт геройларына ышанабыз...», «Куркак хоккей уйнамый» һ. б. дәртле җырлар яңгырады.
    Җыелучыларны Физкультурачылар көне белән котлап, район башлыгы Вячеслав Козлов болай диде:
    - Җәмгыять тормышында физкультура һәм спортның әһәмияте бәяләп бетергесез. Балалар бакчасыннан һәм мәктәп эскәмиясеннән башлап, алар һәр кеше тормышында ныклы урын алып торалар. Безнең илдә һәм республикада спорт заллары, мәйданчыклар, кортлар, стадионнар, бассейннар, спорт мәктәпләре төзү нәтиҗәсендә аларның тарафдарлары елдан-ел арта бара. Безнең районда гына да халыкның 35%-  ы физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнә, һәм бу сан ел саен 2-3%  ка арта.  Шуңа күрә Физкультурачылар көне-югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел. Бу бәйрәм һәркайсыбызныкы, чөнки бары тик сәламәт һәм матур тәндә генә сәламәт, көчле һәм оптимистик рух яши!
    Ул соңгы вакытта спортның кайбер төрләрендә, әйтик, бокста, милли көрәштә һ.б. ирешкән казанышлар турында билгеләп үтте. Алар арасында якташыбыз, көрәшче Булат Мусинның Дөнья Кубогында югары уңышы барыбызны да сөендерә. Ел саен иң югары дәрәҗәдәге ярышлар пьедесталларыннан яшь боксчылар төшми, аларның тренеры-Яңа Чишмә спорт мәктәбе остазы Леонид Шабалин. Республикада бокс үсешенә керткән өлеше өчен аңа бәйрәмдә Татарстан Республикасы Мәдәният һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
    Яңа Чишмә физкультурачыларын һәм спортчыларын бәйрәм белән шулай ук кунак – Әлмәт физик культура көллияте директоры Илдус Гайфуллин да котлады. «Без бергә, без булдырабыз», «Россия» («Зажигай» төркеме) шигырьләре һәм җырлары белән район мәдәният йорты артистларының чыгышлары тантаналы өлешнең бизәге булды. Алга таба алып баручылар бәйрәмнең спорт программасын көн дәвамында яңгыраттылар: болар – волейбол һәм бадминтон буенча көндезге ярышлар, футбол буенча кичке ярышлар.
     Бәйрәмдә якынлашып килүче мөһим сәяси вакыйга – ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга зур игътибар бирелде. Вячеслав Козлов җыелучыларны сәяси өлгергәнлек күрсәтергә: 8 сентябрьдә сайлауларга килергә һәм тавыш бирүдә катнашырга чакырды. - Әлбәттә, моның алдыннан һәр кандидатның сайлау алды программалары белән ныклап танышырга, барысын да аек бәяләргә, үлчәргә һәм бары тик сайлауларда гына дөрес карар кабул итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. "Бердәм Россия" партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Шамил Яһудинның ышанычлы вәкиле, РМБ башлыгы Александр Еронтьев та үз сүзен алды.
    Тантаналы өлеш ахырында Вячеслав Козлов район мөселманнарын быел 11 августта билгеләп үтелгән Корбан бәйрәме белән котлап, иң җылы теләкләрен җиткереп, безнең район халыклары арасындагы дуслыкны, тыныч яшәүне һәм толерантлыкны билгеләп үтте. - Бер авылда манарадан азан, ә чиркәүдән чаң тавышы яңгырап тору – әлеге дуслыкны раслый, - диде ул.
    Ә Физкультурачылар көненә багышланган ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: бадминтон-1,2 һәм 3 урыннар: малайлар арасында Францев Роман, Сәхабетдинов Алик һәм Струтинский Никита, кызлар арасында Мөхсинова Румия, Пигашова Ксения, Мөхсинова Камилла. Мини-футбол буенча 7 команда арасында 1 урынны «Аякс» командасы (Яңа Чишмә), 2 урынны – «Торпедо» командасы (Яңа Чишмә) һәм 3 урынны – «Архангел» командасы (Архангел Бистәсе) яулады.  Волейболда «Факел» лагерында ял итүче укучылар осталык күрсәтте.

    Ольга ИВАНОВА.
    Автор фотосы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: