Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тубылгы Таудан хезмәт ветераны Галимҗан Исмәгыйлов гомер буе туган авылында хезмәт куйган

    Мәкаләбез герое, гади авыл хезмәтчәне Исмәгыйлов Галимҗан Газизҗан улы 1939 елның гыйнварында тарихы тамырлары белән борынгы Болгарга илтүче Тубылгы Тау авылында туа

    Ул туганчы аның әтисен 1938 елда фин сугышына алалар. Сугыш беткәч тә солдатны демобилизацияләмиләр, өйләренә дә җибәрмиләр - әтисе хезмәт иткән хәрби частьны Алабугага күчерәләр.
    - Әни мине, 7 айлык сабыйны күрсәтү өчен Алабугага әти янына киткән. Аның белән бергә тагын ирләре янына 7 хатын-кыз барган, - дип сөйли Галимҗан ага. - 1941 елның 22 июненә кадәр әти туган авылына кайта алмаган.
    Сугыш башлангач, ул Ватанны сакларга китә. Бу куркыныч сугыш җиңү белән тәмамлана, әмма Германияне тар-мар иткәннән соң, әтисен Ерак Көнчыгыш фронтына озаталар. Авыр сугыш еллары һәм газаплар гаилә өчен 8 елга сузыла.
    Галимҗан ага балачак елларын башта туган авылында, аннары Акъярда үткәрә. 1941 елда шушы авылда яшәүче әнисенең бертуганы Наҗия апа аларны үз янына ала. Алар сугыш беткәнче шунда яши.
    Хатын-кызлар иртә таңнан кичкә кадәр басуда эшли: чәчкән, урган, ашлык суктырган. Сабый булса да, кешеләргә ашарга ризык җитмәвен хәтерли ул, ә өйдәге мичкә утын урынына салам якканнар, чөнки урман ерак була.
    - Әти 1945 елның декабрендә кайтты һәм безне Тубылгы Тауга алып кайтты. Ул искиткеч акыллы, тыныч һәм хезмәт сөючән кеше иде. Ат абзарында эшләде, еш кына үзе белән мине дә алып бара иде. Мин атлар ашатырга, аларны чистартырга, эчерергә өйрәндем. Суны Шушмадан ташыдым, мичкәләргә һәм бакларга тутыра идем. Минем хезмәт юлым да шуннан башлангандыр, мөгаен, - дип искә ала Галимҗан ага.
    7 сыйныфтан соң 14 яшендә Галимҗан төрле колхоз эшләрендә, ә кышын ат абзарында эшли. Бер ел Ямаш училищесында укып, 18 яшендә "киң профильле тракторчы" таныклыгын ала.
    Колхозга терлекчелек буенча белгеч кирәк була һәм Галимҗанны Бөгелмә техникумына укырга җибәрәләр. Укуны тәмамлап, «киң профильле механик» инде туган авылында эшкә керешә. Фермаларда сыер саву агрегатларын, су белән тәэмин итү аппаратларын, асылмалы механизмнарны, казаннарны карап тоту, ремонтлау аның җилкәсенә төшә. Бригада составында ул Тубылгы Тау, Ленино, Горшково авылларын су белән тәэмин итә. Колхоз өч авылны берләштерә һәм сөт, ит, йон җитештерү буенча районда алдынгыларның берсе була.

    Галимҗан ага озак еллар игеннәрне урып-җыюда хезмәт куя. Башта СК-3, аннары СК-4 комбайнында эшли. Ел саен колхоз рәисе Дилшат Әшрапов алдынгы комбайнчыга грамоталар һәм премияләр тапшыра.
    1970 елда бүләкләнүе аеруча истә калган. Ул чакта урып-җыю нәтиҗәләре буенча комбайнчы районда беренче урынны ала. Колхозның гомуми җыелышында райком секретаре Г.Г. Полющенков аңа «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» юбилей медале һәм 100 сум премия тапшырган. «Уңышка ирешүең белән котлыйм, улым!» - дигән. - Ул чакта миңа 31 яшь иде, - дип искә ала Галимҗан ага. Мәскәүгә ВДНХда катнашу өчен баруы тырыш хезмәте өчен бүләк була.
    Тормыш иптәше Хафизә апа белән 40 ел гомер кичерәләр, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Аның вафатыннан соң Галимҗан абый ялгызлыкны үз итми, үзе кебек тол калган Әминә ханым белән кушылалар. Инде бергә яшәүләренә дә 16 ел вакыт үтеп киткән.
    - Икебез дә олы яшьтә булсак та, актив тормыш алып барырга тырышабыз: зур булмаган участокта яшелчә утыртабыз, тавыклар, сарыклар асрыйбыз. Биш вакыт намазны калдырмыйм, дини темаларга тарихи китаплар укырга яратам, - ди ул.
    Галимҗан аганың улы Әмир гаиләсе белән Яр Чаллыда яши, механик булып эшли, әтисенә еш шалтырата. Кызы Нәсимә кияве Радик белән Тубылгы Тауда яшиләр, оныклары үсеп килә.
    - Әлбәттә, яшь үзенекен ала, сәламәтлек тә кайчагында какшый. Форсаттан файдаланып, мөрәҗәгать иткән чакларда һәм стационарда дәвалану алганда минем сәламәтлегем турында кайгырткан РҮХ табиблары Равил Алукаевка, Нурия Билалова, Фәридә Сабирова һәм "Ашыгыч ярдәм" фельдшеры Энҗе Сафиуллинага рәхмәт әйтәсем килә.
    Галимҗан Газизҗан улы бүгенге тормышы өчен Ходайга рәхмәтле, киләчәктә дә сау-сәламәт булып яшәргә өметләнә һәм башкаларга да шуны тели.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: