Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында чәчү темплары көн саен арта

    Агымдагы елның язгы кыр эшләре 2019 ел белән чагыштырганда ике атнага иртәрәк старт алды

    Район игенчеләре өчен җаваплы чор җитте-язгы кыр эшләре башланды. Быел алар иртәрәк старт алды. Безнең авыл хуҗалыгы оешмаларының аларны ничек уңышлы башкарып чыгуларына 2020 елгы уңыш язмышы бәйле булачак.
    Язгы кыр эшләре барышында 50 мең гектарга якын туңга сөрелгән мәйданда дым каплатасы бар, моның өчен тәүлеклек җитештерүчәнлеге 8 мең гектардан артык 138 тырмалау агрегаты әзерләнгән.
    Шулай ук 12400 гектар көзге культураларны һәм 13300 гектардан артык күпьеллык үләннәрне тырмаларга һәм тукландырырга кирәк булачак.
    Агымдагы елда барлык чәчеләсе мәйдан 48 мең гектардан артык тәшкил итәчәк. Шул исәптән сабан культуралары 26500 гектар мәйдан билиячәк, сабан бодае-9860, арпа-12440, солы – 3130, борчак – 435, вика – 150, карабодай – 54, бөртеккә кукуруз – 480 гектар.
    Берьеллык үләннәргә 9 мең гектардан артык мәйдан бирелә, силос өчен кукурузга - 4370 гектар. Күпьеллык үлән мәйданнары да яңартылачак, аларны 1500 гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла.
    Быел районда югары маржиналь (керемле) техник культуралар да үстереләчәк. Бөртеккә көнбагыш - 2250 гектар, сүс җитене – 600, рапс – 4610 һәм горчица 1310 гектар мәйданда чәчеләчәк.
    13 мең гектар чәчү җирен чиста парга калдырырга планлаштырыла, шул исәптән 2580 гектарын - сидераль парлар өчен.
    Чәчүдә 172 чәчкеч һәм тәүлеклек җитештерүчәнлеге 4,5 мең гектарга якын булган югары җитештерүчәнлекле 17 чәчү комплексы эшләячәк. Культивацияләү өчен тәүлегенә 5 мең гектарга якын җитештерүчәнлекле 185 культиватор әзерләнгән.
    Чәчүдә барлыгы 200 трактор эшләячәк, алар кадрлар белән тәэмин ителгән. Хезмәт күрсәтүче персонал да (чәчүчеләр, ашханәләрдә эшләү һәм орлыкларны агулау өчен) сайлап алынган.


    Эш планы буенча тырмалау һәм культивацияләү эшләре яхшы һава шартлары булганда һәм тәүлек әйләнәсе барлык агрегатлар да ватылуларсыз эшләгәндә 5-8 көн дәвамында, ә чәчү 10-12 көн эчендә башкарылырга тиеш.
    7 апрельгә минераль ашламалар запасы тәэсир итүче матдә исәбеннән (т.и.м.) 1 гектарга 28 кг чамасы тәшкил итә. «Козлова М.И.» (147 кг/га, т.и.м.), «Фәсахова К.М.» (127 кг/га, т.и.м), «Скоков Н. А.» (55 кг/га), «Зубов А.В.» (53 кг/га) КФХ да һәм «Агро-Основа» ҖЧҖ дә (64 кг/га, т.и.м) минераль ашламалар запасы яхшы.
    Югары уңыш алу өчен тәэсир итүче матдә исәбеннән гектарына кимендә 50-60 кг ашлама кертергә кирәк.
    Район кырларына беренчеләрдән булып «Агро-Основа» ҖЧҖдән «Роса» һәм «Туман» агрегатлары көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыруга чыкты. Бу көннәрдә күпчелек хуҗалыклар бу мөһим агроалым алып баралар.
    Хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре дә башланды. «Вәлиев Ф.Р.» КФХ да темплар яхшы. Виктор Патренкин һәм Анатолий Ушаковның ике агрегаты ике көн эчендә күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлләделәр һәм дым каплату эшләре алып баралар.
    - Барлык көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр ашлама белән тукландырылачак, - ди КФХ башлыгы Фәргать Вәлиев. – Тәэсир итүче матдә исәбеннән 1 гектарга 70 кг ашлама запасы бар, шул исәптән сабан культураларына да. Аларның орлыгы да чәчүгә әзер.
    Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 9 апрельгә көзге культуралар 7,5 мең гектарда (барлык мәйданнарның 60%) тукландырылган. Бу мөһим агроалым “Агро-Основа» ҖЧҖдә һәм «Архангельское» КФХда төгәлләгәннәр, «Скоков Н.А.» КФХда эшләр төгәлләнү алдында.
    Күпьеллык үләннәрне тукландыру 3 мең гектарда башкарылды (барлык мәйданнарның 23%). «Козлова М.И.» КФХда эш темплары яхшы. Шул ук вакытта үләннәрне тырмалау эшләре бара, бу эшне «Вәлиев Ф.Р.» «Әхмәтвәлиева Г.Г.», «Нурхаметов З. М.», «Архангельское», «Зубов А. В.» һәм күпчелек вак КФХлар төгәлләгән.
    Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эше 5,5 мең гектарда башкарылган (барлык мәйданнарның 11%).
    Басуларда көн саен 70кә якын агрегат эшли, аларның саны көн саен арта.
    «Вәлиев Ф.Р.» КФХ механизаторлары Виктор Патренкин һәм Анатолий Ушаков. Автор фотосы.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: