Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2 ноябрьдән 8енә кадәр ЮХИДИның «Көзге каникуллар» акциясе үтәчәк

    Мәктәпләрдә көзге каникуллар вакытында автоинспекторларның игътибары балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга юнәлтеләчәк.

    ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәүче яки аңа игътибар итмәгән балаларга-җәяүлеләргә зур игътибар бирәчәк.

    Октябрь башыннан Яңа Чишмә юл хәрәкәте инспекторлары ЮИД отрядлары, РДШ оешмасы, ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле» һәм «Аталар патруле» инициатив төркемнәре белән бергә рейдлар үткәрәчәк.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча ачыкланган мәгълүматны юл хәрәкәтендә катнашучы яшь хокук бозучылар укый торган  мәктәпләргә тапшырачаклар.

    Көзге каникул алдыннан балалар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

    ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык кешеләрне дә юлларда игътибарлы булырга чакыра. Үзегезне саклагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: