Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Августта Яңа Чишмә районының Шахмай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гарифуллина Салисә Фәхертдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

    Салисә әби Акъяр авылында колхозчылар гаиләсендә туа, гаиләдә өч бала була.

    Сугышка чаклы һәм сугыш чоры балачагы башка яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый - колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшлиләр. Авыл кызы Шахмай егете Әхмәт Гарифуллинга кияүгә чыга. Өйләнешүгә яхшы тормыш эзләп – Кемерово якларына чыгып китәләр. Әхмәт шахтер булып эшли, әмма торак шартлары мактанырлык булмый - шахтер гаиләләре баракта яши. 1953 елда кызлары Миннегөл тугач, Себердә бер елга якын яшәгәннән соң, кайтырга булалар. Туган авылларында төпләнәләр. Балалары Рәмзия, Өлфәт, Дания һәм Марат туа.
    Салисә әби колхозда дуңгызлар, бозаулар карый, сыер савучы, кыр станында пешекче булып эшли. Ике ел ипи пешерә, өендә механизаторлар өчен төшке аш пешереп кырга илтә. Моннан тыш, фермадагы кызыл почмакта сыер савучыларга алар ял иткән арада коймак пешереп чәй табыны әзерли. Әхмәт төрле эшләрдә эшли: терлекче, болыннарда сыерлар да көтә. 69 яшендә кинәт вафат була.
    Балалары тырыш һәм тату булып үсәләр. «Бер-берсе өчен җан атып яшиләр», - ди кече улы Маратның хатыны Гөлназ.
    Салисә әби күп еллар Шахмай авылында Марат гаиләсендә яши, ә хәзер өлкән балалары аны Яр Чаллыга алып киткән, чөнки әбинең аяклары йөрми диярлек, аңа даими карау кирәк.
    – Безнең белән яшәгәндә өч оныгымны да үстереште. Мин кызларым тугач та өйдә утырмадым, берничә айдан эшкә чыктым, - ди Гөлназ. - Ул барысын да аякка бастырды, өйне һәм бакчаны алып барды, бөтен туганнарга әйберләр бәйләде, һәр эштә, чын кайгыртучан әбиләр кебек, булышты. Җәй буе шәһәрдән кайткан башка оныкларын да кунак итеп торды.
    Аның сүзләре буенча, Салисә әби кунакчыл хуҗабикә һәм төрле ризыклар пешерергә оста. Күп кенә тәмле рецептларга Гөлназ нәкъ менә аннан өйрәнгән.
    Әбинең 8 оныгы бар, күптән түгел 13 нче оныкчыгы туган. Барысы да әбиләрен ярата. Салисә әби һәр кешенең туган көнен хәтерли һәм пенсиясеннән бүләкләр дә бирә. «Безнең әни шундый ул, барысын да бирә, үзенә калмаса да», - ди Рәмзия.
    Кызганычка каршы, 2019 елда Түбән Камада яшәүче кызы Миннегөл 65 яшендә, ә 2015 елда килене Кадрия вафат булалар. Әнинең озын гомерле булуы - өлкән кызы аркасында да яшидер, мөгаен, ди Рәмзия. Әнисенә моннан 10 ел элек инсульт булгач, аны Миннегөле караган. Гөлназ әйтүенчә, аның каен сеңелесе бик оста штукатур-маляр булган, өйнең эчке ягында бизәкләү эшләре буенча зур ремонт ясаган. Хәзер алар бу матур диварларга һәм түшәмнәргә карыйлар да, Миннегөлне искә алалар.

    Чаллыда Салисә әби Рәмзиясе янында яши, әнисен карарга Дания дә булыша. Әбинең кызлары пенсиядә булсалар да, элеккегечә «КАМАЗ»да эшлиләр, әмма төрле сменада. Тол калган улы Өлфәт тә килә. Июнь аенда Рәмзия коронавирус белән авырап алган, ә Салисә әби, балачактан чыныккан кеше буларак, бу чиргә бирешмәгән. Рәмзия ике атна хастаханәдә, аннан тернәкләнү үзәгендә булган, бу вакыт әниләрен сеңелесе һәм энесе караган.
    Салисә әби 5 вакыт намазын калдырмый. «Ул безнең өчен һәрвакыт дога кылып тора, аның догалары безгә барыбызга да булыша, көч бирә. Безгә дә догалар өйрәнергә куша», - диләр оныклары.
    Салисә әби күзләренә операциядән соң күзлексез укый. Телетапшыруларны караганда ерактан яхшы күрсәтә торган күзлеген кия. Сериаллар, татар концертларын ярата, бигрәк тә «Мәйдан» каналында барганнарын. Узган гомерен, яшьлек елларын еш искә ала. Сугыш вакытында ничек авыр булуы, Акъярдан Ширәмәткә җәяүләп көн саен урман кисәргә йөрүләре бер дә исеннән чыкмый…
    Декабрьдә Шахмайдан китүенә ике ел була, әмма ул балалары белән авылына кайтып киткәли. Бу Салисә әбинең туган авылында 12 сентябрьдә төшкән фото. Тату гаилә тагын бер кат бергә җыелган чак: Рәмзия, Дания, Өлфәт, оныклар, оныкчыклар бәрәңге казырга кайтканнар.
    Салисә Фәхертдин кызы намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеменә ия, тыл хезмәтчәне һәм күп балалы ана буларак медальләр белән бүләкләнгән.
    Озак яшәвенең сере, аның сүзләренчә, туганнарының һәм якыннарының кайгыртуы һәм мәхәббәте белән яшәвендә. - Балаларым, оныкларым Һәм оныкчыкларым өчен яшим, бу миңа көч һәм бәхет бирә, - ди юбиляр.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: