Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Черемухово Бистәсе юлында капиталь ремонт бара

    Агымдагы елда 2,7 км озынлыктагы Яңа Чишмә - Черемухово Бистәсе юлын капиталь ремонтлау өчен республика бюджетыннан 80 млн. сумга якын акча бүлеп бирелә.

    Шушы көннәрдә «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы төзүчеләре эшкә кереште. Юлны капиталь ремонтлау 2019 елда башланган иде-ул вакытта асфальт-бетон өслек 800 метр мәйданда башкарылган, ә агымдагы елда финанслау 2,7 километр озынлыктагы юл ясарга мөмкинлек бирәчәк.

    - Эшне бер ай эчендә тәмамларга планлаштырабыз, - ди участок начальнигы Динар Әхмәтшин. – Бүген биредә 8 берәмлек техника эшли. Өч КамАЗ нигезгә вак таш ташый, тигезләүдә ике грейдер, бульдозер һәм каток, ә вак таш төяүдә бер экскаватор эшли. Вак ташның калынлыгы 20 см булачак, аннары тагын 20 см ком һәм тыгызлаганнан соң асфальт түшәләчәк. Асфальтка берничә атнадан тотынабыз.

    Экскаваторчы Фәргать Бәдгетдинов Җәмил Гамируллин, Фәнис Абдуллин һәм Рәмис Минабетдинов идарә иткән КамАЗ кузовына вак ташны тиз һәм җитез тутыра, бульдозерчы Александр Пименов, грейдерчылар Тимур Шершнев һәм Илдар Вәлиуллов җәелгән вак ташны тигезлиләр, ә катокта эшләүче Владимир Апарин юл полотносын тыгызлый.

    Август башына Яңа Чишмә – Черемухово Бистәсе юлының тагын бер өлеше асфальт белән капланыр дип өметләнәбез, ә 6 км озынлыктагы Бистәгә кадәрге юлның калган участогын 2021-2022 елларда ремонтлау планлаштырыла.

    Бульдозерчы Фәргать Бәдгетдинов, шоферлар Җәмил Гамируллин һәм Фәнис Абдуллин. Автор фотосы.

    Яңачишмәлеләр Конституциягә төзәтмәләрне хупладылар

    1 июльдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү тәмамланды.

    1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бердәм гомумроссия тавыш бирү көне белән тәмамланды.

    Яңа Чишмә районы сайлаучылары югары гражданлык активлыгы күрсәттеләр һәм 10990 сайлаучының 10445 се (95,04%) тавыш бирүдә катнашты. РФ Конституциясенә төзәтмәләрне 9209 сайлаучы хуплады (88,17%).

    Тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барды. Алдан тавыш бирү көннәрендә 25 июньнән 30 июньгә кадәр сайлау участокларында һәм өйдә 8934 сайлаучы тавыш бирде (сайлаучыларның 81,75% ы).

     

     

    Территориаль сайлау комиссиясе тавыш бирү вакытында тәртип бозулар һәм шикаятьләр булмавын билгеләп үтә. Санитар-профилактик чаралар тулы күләмдә үтәлгән – тавыш бирүчеләрнең барысының да температурасын үлчәделәр, шәхси саклану чаралары бирелде, участокларда социаль дистанцияне үтәү өчен тамгалар куелды. Сайлау участоклары биналары һәм тирә-юньдәге территорияләр даими рәвештә дезинфекция чаралары белән эшкәртелде.

    Тавыш бирү барышын 135 күзәтүче күзәтте.

    Район башлыгы Вячеслав Козлов халыкның актив катнашуылары һәм дәүләтнең төп законына төзәтмәләрне хуплаганнары өчен барлык сайлаучыларга, сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтүчеләргә, авыл җирлеге башлыкларына, предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә, полиция хезмәткәрләренә Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне әзерләүдә һәм үткәрүдә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: