Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Черемухово Бистәсендәге чишмәләрнең исемнәре романтик, ә язмышлары фаҗигале

    Бүген бистәлеләр чишмәләргә карата үз гамәлләрендә тәвәккәл: «Булган бар нәрсә дә онытылырга тиеш түгел».

    Без Черемухово Бистәсендә. Кешеләр һәм аларның фикерләре буенча җирле чишмәләргә кагылышлы мәсьәләләр белән танышабыз. Алдан фаразланганча, эш көнендә төштән соң авыл урамнарында картлар һәм балалар гына очрады. Әмма безнең бурыч өлкән яшьтәге кешеләрдән чишмәләр турында сораштыру иде һәм бу ниятебез уңышлы булды дияргә була. Безнең килүебезнең сәбәбен белгәч, Григорий Тимофеевич Трунов һәм Александр Игнатьевич Зубов бик теләп сөйләшүгә алындылар: «Сикәнәснең бу ягында яхшы чишмә бар». «Каенлыкта ат абзары янында чишмә бар». «Ә Маланчев тегермәне янында авылдан ике километр ераклыкта тагы бер чишмә бар».  «Ә менә тагын төлкеләр оясының сул ягында да чишмә бар әле». «Өч кое булган җирдә дә...». «Ферма янында да…».

    Картлар чишмә урыннарын хәтта мәгълүматлы булмаган кешегә дә күп нәрсә сөйләүче исемнәре белән атадылар. Аларны тыңлавы да кызык, Анда ничек барырга? Кайсысыннан башларга? дигән сорау биреп, аларны бүләсе дә килмәде. Тик әңгәмәдәшләрем әлеге сорауларны бирергә теләвемне әйтмичә дә аңладылар кебек. Кинәт уйдагы сорауларыма җавап бирә башладылар.

    «Хәзер барысы да онытылып бетте – ташланды», - диде аларның берсе. – Билгеле инде. Күпме вакыт узды, - дип җавап бирә икенчесе, - ул чакта халык та, мал-туар да күп иде бит. Колхоз мал-туарын, шәхси малларны көттеләр. Көтүчеләр җәяүләп тә, атларда да малларны болынга алып китәләр иде, су эчертергә Черемушкага һәм чишмәләргә алып төштеләр, үзләре дә шуннан эчә һәм үзләре белән дә алалар иде. Әле өйләрдә су булмаганда, кешеләр чишмәләр янына көненә ничә тапкыр бара иде, шуңа сукмаклар да үлән белән капланмады. Ә хәзер инде кайчандыр Бистәне уратып алган күп кенә чишмәләр каракура белән капланды. Белмәсәң, аларны табып та булмый.

    - Авылда гомумән гамәлдәге чишмәләр бармы?

    «Ничек инде булмасын? Өйгә безгә чишмәдән су килә».  «Юк, без суны скважиналардан эчәбез».  «Ничек инде скважиналардан? Күптән инде чишмәдән чыгаралар». «Әле авылда шундый чыганак бар, анда су шифалы. Теге чыганак турында да кешеләр онытканнар - ташланган. Менә хәзер искә төшерделәр. Анда нәрсәдер эшләнә, хәрәкәт бар. Тик бу хакта авыл хакимиятеннән сорарга кирәк».

    «Авыл хакимияте»нә кадәр юлда очраган кешеләр барысы да «исемсез» чыганак турында, табигать могҗизасы, өмет уятучы, диделәр. Шунда ук чыганакка туры килә торган исемнәр дә тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, «Шифалы» (аның үзенчәлекләре буенча), яки «Черемушка» (авыл исеме буенча), яки «Быструшка» (чишмә суы ага торган елга исеме буенча).

    Һәм менә Черемухово авыл җирлеге башлыгы белән билгеләнгән очрашу булды. Елена Сальцына кыскача аның бер китаптагы тарихын сөйләде:

    «Шифалы су һәм дәвалау ләме (грязь) чыганагы Черемухово авылының уртасында урнашкан. Җирле халык сөйләве буенча, күптән инде чыганак җир астыннан ярты метр биеклеккә бәреп чыгып, аска агып төшкән, кечкенә күл барлыкка килгән һәм Быструшка елгасына кушылган. Монда хәтта  коенганнар да».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: