Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эшсез гражданнарга вакытыннан алда пенсия билгеләү тәртибе

    Яңа пенсия законнары пенсия алды яшендәге эшсез гражданнар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын саклап калды.

    Эшсезләргә вакытыннан алда пенсияләр эш белән тәэмин итү хезмәте органнары тәкъдиме белән генә билгеләнергә мөмкин – пенсия яше җиткәнчегә кадәр ике елдан да иртәрәк түгел (пенсия яшен арттыру буенча күчмә нигезләмәләрне исәпкә алып). Эшсезләргә пенсияләр түләү белән бәйле чыгымнар ПФР акчалары хисабына башкарыла һәм алга таба федераль бюджеттан чыгымнарны каплау да күздә тотыла. Асылда, мондый пенсияләрне финанслау чыганагы-мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары түгел, ә дәүләт бюджеты. Вакытыннан алда эшсезләргә пенсия пенсия яше җиткәнче яки аларны эшкә урнаштырганчы билгеләнә. Ике очракта да эшләмәүче граждан Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Беренче очракта аңа картлык буенча яңадан исәпләнгән иминият пенсиясе билгеләнәчәк, икенчесендә түләү туктатылачак. Искәртеп узабыз, 2019 елда Яңа Чишмә районында 1 эшсез граждан эш белән тәэмин итү хезмәте тәкъдиме буенча вакытыннан алда пенсия алган, сентябрьдә аңа гомуми нигезләрдә картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: