Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Икетеллелек: проблемалар һәм аларны чишү юллары

    Хәзер Татарстанда икетеллелек сәясәтен гамәлгә ашыру дәвам итә. Аны чишү юллары турында без Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе һәм Зирекле лицее директоры Айрат Хамәтвәлиев белән сөйләштек.


    - Айрат Минвәлиевич, Татарстан Республикасының икетеллелек турындагы законын үтәү йөзеннән БТК район бүлеге үз алдына нинди бурычлар куя?
    - Татар телен, мәгарифен, милли мәдәниятен, тарихи мирасын, халык педагогикасын үстерү буенча максатчан программаларны тормышка ашыру; аналитик тикшеренүләр оештыру һәм үткәрү, дәүләт органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр өчен милли сәясәт мәсьәләләре буенча практик тәкъдимнәр эшләү - БТК район бүлекчәсенең төп бурычлары.
    - Районда ике телдә хокукый һәм норматив-хокукый актлар төзү, реклама фасадларының, элмә такталарның, юл билгеләренең кабатлануы, кибетләрдәге навигациянең, белешмә мәгълүматларның булмавы, сайтларда татар телендә мәгълүмат урнаштыру һәм башкалар оештырылуын оешма контрольдә тотамы?
    - Әйе. Ай саен гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә язма җаваплар; билгеләнгән тәртиптә татар телендә бастырылган норматив хокукый актлар; рәсми сайтларда урнаштырылган ике дәүләт телендә синхронизацияләнгән хәбәрләр; урам күрсәткечләренең ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләре, шулай ук тышкы һәм эчке визуаль мәгълүмат чаралары мониторингы үткәрелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, алты күрсәткечтән 100% ка бишесе үтәлә. Ике дәүләт телендә элмә такталар һәм бина эчендә мәгълүмат рәсмиләштерүгә игътибар итәргә кирәк.  Яңа Чишмәдәге ял паркы һәм «Олимп» УСК ике телдә рәсмиләштерелмәгән.
    - Яңа Чишмә районында икетеллелек турындагы закон үтәлешен республика дәрәҗәсендә контрольдә тоталармы? Бу мәсьәләдә сез нинди оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итәсез?
    - Икетеллелек турындагы законның үтәлешенә контрольлек итү максатларында Яңа Чишмә районында комиссия оештырылган. Аның составына район башкарма комитеты, мәгариф, мәдәният бүлеге, мәшгульлек үзәге, архитектура бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, район газетасы, икътисад бүлеге вәкилләре керә. Комиссия рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов. Комиссия татар конгрессы белән актив хезмәттәшлек итә, ай саен видеоконференцияләрдә катнаша һәм икетеллелек турындагы Законның үтәлеше турында мәгълүматларны ТР Юстиция министрлыгына тапшыра. Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы районда актив эш алып бара. Бу оешманың татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда зур өлеш кертүен билгеләп үтәргә кирәк. Милли мәдәниятне тәрбияләүдә мәгариф бүлеге мөһим роль уйный. Район мәктәпләрендә укучыларга белем бирү, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнү өчен шартлар тудырылган. Барлык белем бирү учреждениеләре һәм балалар бакчалары ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән, барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында татар теле өйрәнелә. Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм халыкара конкурсларда, олимпиадаларда катнашуы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мәдәният һәм мәгариф бүлекләрендә чаралар ике телдә - татарлар һәм руслар яшәгән җирлекләрдә үткәрелә. Бер милләт вәкилләре яшәгән авылларда чаралар аларның туган телләрендә уза.
    - Якын арада районда нинди чаралар үткәрү планлаштырыла?
    - "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан "Татарча диктант" белем бирү акциясе үткәрелә. Акциянең асылы - Россия Федерациясенең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта уза торган барлык теләүчеләр өчен ирекле бушлай диктант. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм мәнфәгатьләренә бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала. Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә. Үткәрү датасы һәм вакыты: 2019 елның 19 октябрендә 13.00 сәгатьтә. Узган ел бу акциядә районның 56 кешесе катнашкан, быел катнашучылар санын 200 гә җиткерү планлаштырыла. Акцияне үткәрү урыннары билгеләнде: Яңа Чишмә гимназиясе һәм Зирекле лицее.
    - Сезнең карашка, ике телле мохит булдыру өчен районда нинди эш кирәк әле? Нәрсәдә һәм нинди урыннарда эшләп бетерү кирәк?
    - Минемчә, безнең районда ике телле мохит булдыру өчен күп эш башкарыла. Район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе катнашында узган киңәшмәләрдә икетеллелек мәсьәләләре даими тикшерелә. Икетеллелек турындагы законнарның үтәлеше район депутатлар Советы сессияләренең көн тәртибенә берничә тапкыр кертелгән иде. Шуңа да карамастан, халык белән эшләүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Һәр оешма җитәкчесе икетеллелек турындагы Законның үтәлеше өчен җаваплылык тоярга һәм шуннан чыгып үз гамәлләрен планлаштырырга тиеш. Районда яңа объектлар, парклар, һәйкәлләр, ял итү урыннары, сәүдә үзәкләре актив төзелә. Һәм монда ике телдә рәсмиләштерүне алдан исәпкә алырга кирәк. Мәгариф өлкәсендә дә проблемалар бар. Кайбер ата- аналарның балаларын татар сыйныфларында укытырга теләмәвен проблемаларның берсе дип саныйм. Күпләр моны рус телендә имтихан бирү белән дәлилли, әмма тәҗрибә киресен күрсәтә.  Мәсәлән, Зирекле лицее укучылары, татар телендә белем алуга карамастан, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Бу гаиләләрдә балалары туган телдә сөйләшмәгән татар гаиләләре районда аз түгел. Һәр халыкның милли тәңгәллеге-ул тел, мәдәният, традицияләр. Шуларның берсен генә югалтсак та, калганнарын да югалтырга мөмкинбез.
    Сорауларны Ольга
    Иванова бирде.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: