Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Пенсия тупланмалары өчен иминиятчене ничек сайларга

    Сорау: мин пенсия тупланмаларымны кая да булса күчерергә телим, тик иминиятчене ничек сайларга белмим. Зинһар, ничек сайларга кирәклеген аңлатыгыз әле?


    Укучының соравына РПФның Яңа Чишмә районындагы клиентлар хезмәте (реклама хокукларында) җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирә.
    - Чыннан да, күпләрне иминиятләштерүчене сайлау мәсьәләсе борчый һәм бу мәсьәләдә гражданнар максималь уяулык һәм җаваплылык күрсәтергә тиеш. Сездә пенсия законнары белән билгеләнгән өч мөмкинлек бар.
    Беренче ысул - Россия Федерациясе Пенсия фондын иминиятләүче итеп һәм пенсия тупланмалары акчаларын дәүләт идарәче компаниясе аша инвестицияләүне (инвестиция портфеле) идарәче компанияне сайлау турында гариза биреп сайларга була. Бүгенге көндә Внешэкономбанк дәүләт идарә компаниясе булып тора. Дәүләт идарә компаниясе (ДИК) ике инвестиция портфеленә  (аны шулай ук сайларга кирәк): киңәйтелгән һәм дәүләт кыйммәтле кәгазьләренә ия.
    Икенче ысул - шулай ук РФ Пенсия фондын иминиятләүче итеп һәм пенсия тупланмалары акчаларын шәхси идарәче компания (ШИК) аша инвестицияләүне сайларга кирәк. ШИК инвестицияләүнең (инвестиция портфельләре) берничә вариантын тәкъдим итә ала, ә сез инде үзегезгә туры килгәнен сайлыйсыз. Исегезгә төшерәбез, инвестиция портфеле - пенсия тупланмалары акчалары урнаштырылырга мөмкин булган финанс активларының билгеле бер җыелмасы (кыйммәтле кәгазьләр, банклардагы депозитлар). Әлеге активлар исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан чикләнгән. Бу сезнең пенсия тупланмаларыгыз иң ышанычлы финанс активларына гына салынсын өчен эшләнә.
    Әгәр сез пенсия тупланмаларыгызны ШИК тан ДИК ка (яки киресенчә) күчерәсегез килсә, моның өчен агымдагы елның 31 декабренә кадәр Пенсия фондына идарәче компанияне (инвестиция портфелен) сайлап алу турында гариза бирергә кирәк.
    Өченче ысул - дәүләтнеке булмаган пенсия фондын (ДПФ) иминиятләштерүче итеп сайларга, сез сайлаган ДПФ белән килешү төзеп, дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчү (вакытыннан алда күчү) турында РПФ га гариза бирергә кирәк. Игътибар итегез, әгәр дә сез иминиятчене алмаштыру турында, ягъни пенсия тупланмалары акчаларын РФ Пенсия фондыннан инвестиция керемен югалтудан яки пенсия тупланмаларын инвестицияләүдән зыян күрүдән саклану өчен, дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү турында карар кабул итәсез икән, биш елдан соң яңа иминиятчегә күчү турында гариза бирергә киңәш ителә. Пенсия тупланмаларын РФ Пенсия фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчереп, иминиятчене (страховщикны) алмаштыру биш елга бер тапкырдан да ешрак отышлы түгел. Мондый күчү гражданның пенсия тупланмалары суммасының кимүенә китерәчәк.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: