Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәр кеше үзенчә матур

    Шушы көннәрдә Яңа Чишмә Картлар йорты белгечләре шунда яшәүчеләр өчен сентябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара матурлык көне уңаеннан чара оештырганнар.

    «Танылган классикның «Матурлык дөньяны коткарыр» дигән сүзләре бәйрәмнең девизы булды. Чөнки тышкы һәм эчке матурлык безгә бары уңай эмоцияләр генә бирә», - дип яза редакциягә интернат-йорт белгече Гүзәл Мостафина. – Без «матурлык булдырырга» теләүчеләрне җыйдык: чәч кистерергә, прическа ясарга, чәч үрергә һ.б. Әбиләр яшь чакларында үзләрен ничек карауларын, нинди кремнардан файдалануларын искә төшерделәр. Чөнки хатын-кыз теләсә кайсы яшьтә матур булып күренергә тели. Бу хис кәефне күтәрә һәм өлкәннәребезнең йөрәкләрен җылыта. Мәгълүм булганча, һәр кеше үзенчә матур».

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: