Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сатып алмыйча китеп булмый

    1 декабрьдә референдумда тавыш биреп, район үзәгендә яшәүчеләр базар мәйданында узган ярминкәгә керде. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелгән Инвалидлар көненә багышланган иде.

    Биредә сыер, дуңгыз, ат, үрдәк, каз итләре, субпродуктлар, фарш, колбаса әйберләре, иттән ысланган ризыклар, шулай ук сөт һәм сөт продукциясе сатып алырга мөмкин иде. Итекләр, бияләйләр, җылы оекбашлар, терлек өчен бөртек һ.б. сатылды.  Район мәдәният йорты артистлары катнашында концерт һәм ярминкә кунаклары өчен тәм-томнар белән чәй эчү дә оештырылды.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: