Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сугыш герое турында Акбүре музее директоры Вәсил Вәлиуллин сөйли

    Ленинград, Сталинград, Донбасс, Севастопольне азат итүдә катнашкан Харрас Мусин ике тапкыр яраланган, хәбәрсез югалган дип саналган, әсирлектә булган, ни генә булмасын, Ватан өчен көрәшүне дәвам иткән

    Редакциягә авылдашлары Харрас Мусинның героик сугышчан үткәне турында Акбүре буыннар мирасы музее директоры Вәсил Вәлиуллин язган.
    Тат. Волчьядан Мусин Харрас Хөснулла улы күп балалы крестьян гаиләсендә иң кечесе, дүртенче бала була. Нык, физик яктан көчле егет булып үсә ул, ә мәктәптә математиканы ярата. Мәктәптән соң «Шахтер» колхозында хисапчы булып эшли башлый. 1938 елда өйләнә, кызы туа. Шул ук елның сентябрендә армиягә китә.
    1940 елның ноябрендә кайта, әмма тиздән сугыш башлана. Авылда беренчеләрдән булып Ватанны сакларга китә. Тәҗрибәле солдат буларак, 11 сентябрьдә инде алгы сафта була, Төньяк-Көнбатыш фронтта укчылар полкы бүлеге белән җитәкчелек итә. Канкойгыч сугышларда сержант Мусин яралана-дошман пулясы сул кул бармагын өзә.
    1942 елның апрелендә госпитальдән соң тәҗрибәле солдатны кече командирларны әзерләү курсларына җибәрәләр. 1942 елның 20 августыннан кече лейтенант Мусин Иделдә Сталинград янындагы героик сугышта укчылар взводы белән җитәкчелек итә.
    Канкойгыч сугышларда икенче тапкыр яралана, фашист кыйпылчыгы сул як беләк сөягенә зыян сала, йөрәк тирәсенә дә эләгә. Консилиумнан соң табиблар беләктән кыйпылчыкларны тартып чыгаралар, әмма йөрәк янындагысын алырга хәл итмиләр. Сугышчан казанышлары өчен "Сталинградны саклаган өчен" медале белән бүләкләнә.
    1943 елның гыйнварында Харрас Хөснулла улы янә «алдынгы»лар рәтендә - Көньяк-Көнбатыш фронтта гвардия укчылар дивизиясе взводы командиры. Сталинград юнәлешендә алга барып, гаскәрләр Донбассны азат итү операциясенә керешәләр.
    Сугыштан соң ветеран сугыш, походлар, җиңелүләр һәм чигенүләр турында сөйли. Күп санлы авиаһөҗүмнәрдә безнең сугышчылар канкойгыч сугышлар алып барып, тәүлек буе ачлык кичерәләр. Бигрәк тә 1943 елның кышы аның хәтерендә калган. Бер авылны азат иткәндә алар коточкыч күренешкә тап булалар – кар өстендә әсир ителгән совет солдатлары мәетләре ята. Фашистлар чатнама суыкта аларны яланаяк кар өстендә маршировкалауга мәҗбүр итә. Көчсезләнгән әсирләр җиргә егыла һәм туңа, бик азлар гына исән кала.
    Ворошилов юнәлешендәге сугышларда безнең һөҗүмче частьлар чолганышта кала, һәм Харрас абый, контузияләнеп, әсирлеккә эләгә. Полк писере (писарь) өенә «хәбәрсез югалган» дигән хәбәр җибәрә.
    Әсирлектә ул 1943 елның 23 гыйнварыннан 1 сентябренә кадәр була, могҗиза белән генә исән кала. Фашистлар аның Кызыл Армия офицеры булуын белгәч, аны төрлечә мәсхәрәләгәннәр, берничә тапкыр Германия ягына күчәргә тәкъдим итәләр. Әмма батыр командир хәрби

    антка тугры кала. Ворошилов шәһәрен һәм хәрби әсирләр лагерен безнең гаскәрләр азат итәләр. Әсирләр коткару шатлыгыннан нишләргә белмиләр! Тик ул вакытның кырыс законнары буенча элеккеге хәрби әсирләрне «фильтрация»ләү язмышы көтә - махсус лагерьларда аларны «Смерш» тикшерүчеләре тикшергән. Харрас Хөснулла улы ике ай буе Мелитополь шәһәренең фильтрацион лагерында була. Тикшерүчеләр аның гамәлләрендә җинаять составын тапмаган һәм 10 ноябрьдә ул янә алгы сафта була. Украина фронтында автоматчылар ротасы взводы командиры Кырымны һәм илнең көньяк-көнбатыш өлешен азат итә.
    Севастополь өчен барган сугышларда Харрас Хөснулла улы батырлык үрнәге һәм командир сәләтен күрсәтә. 1944 елның 9 маенда аның командованиесендәге автоматчылар взводы беренче булып шәһәрнең көньяк-көнчыгыш өлешенә бәреп керә һәм дошманның 25 солдатын һәм офицерын юк итә. 12 май көнне Мусин взводы Камышов бухтасына кыю һөҗүм итә һәм дошманның нык каршылыгын җиңеп, 60тан артык солдат һәм офицерны әсирлеккә ала.
    1944 елның 16 маенда Харрас Мусин взвод белән оста җитәкчелек итүе, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
    Дүрт ел барган сугышта Харрас Хөснулла улына бөтен фронтларда да диярлек Ватанны дошманнан азат итәргә туры килә: төньяктан көньякка кадәр һәм бөтен җирдә геройларча көрәшә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: