Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Цифрлы, спутник яки кабель: нинди телевидение сайларга?

    14 октябрьдән Татарстан Республикасында федераль каналларның аналог трансляциясе туктатылачак. Яңа Чишмә районында өч төрле цифрлы ТВ карарга мөмкин.


    Цифрлы ТЕЛЕВИДЕНИЕ аналог кебек үк, спутник сигналын кабул итүче һәм көчәйтә торган телевышка — ретрансляторлар аша да тапшыра. Сездә бар федераль каналларны цифрлы сыйфатта кабул итү мөмкинлеге бар.
    Телевидениенең бу форматында цифрлы эфир телевидениесе бушлай. Сезнең телевизор кабул итәчәк 20 федераль канал өчен сездән бер сум абонент түләве дә таләп итмәячәкләр. Шуңа күрә бу, һичшиксез, иң экономияле вариант.
    Спутник телевидениесе тапшыруларның башка принцибына ия. Бу очракта сигнал, телевышканы әйләнеп үтеп, турыдан-туры спутниктан махсус спутник антеннасына килә. спутниктан тәлинкәгә кадәр сигналны спутник ТВ операторы «китереп бирә», ул үз хезмәтләре өчен акча ала.
    Спутник ТВ махсус җиһазлар таләп итә. Спутник телевидениесен кабул итү өчен комплект, бер тапкыр гына сатып алынса да, кыйммәткә төшә. Аңа тышкы монтажны да таләп итә торган «тәлинкә» һәм антенна сигналын телевизорга тапшырачак приставка керә. Һава шартлары сигнал кабул итүгә йогынты ясарга мөмкин.
    Спутник телевидениесе тарифлар буенча бирелә.
    Элеккеге ике төрдән аермалы буларак, АйПи- телетапшырулар интернет-провайдердан. Интернет протоколын файдаланып, абонентларга компьютер челтәрләре аша ТВ - сигнал китерелә. Интернет-телевидениене (ТВ - интернетта, онлайн-тапшырулар) һәм АйПи-телевидениене аерырга кирәк. Нигездә, бер үк технология кулланылса да, бу бөтенләй башка төрле хезмәтләр.
    Ай-Пи-телевидение системасы халыкка түләүле телевидение хезмәтләре күрсәтү өчен махсус төзелә.  
    Тапшырулар бер операторның кабель челтәрендә урнаштырылган - кагыйдә буларак, бу-Эзернэт яки АДэЭсЭл челтәре. Бу челтәрдә төрле механизмнар, модем  кулланыла. Программаларны карау өчен телевизор кулланыла, ул махсус АйПи-ТиВи приставкасы аша компьютер челтәренә тоташтырыла.
    АйПи-ТиВи шулай ук  югары сыйфат бирә, әмма ул сезнең Интернет челтәренә тоташу тизлегенә бәйле.
    Сезнең берничә вариантны сайлау мөмкинлеге бар, сезгә кайсы уңайлы, шунысын сайлагыз.


    Дмитрий ПАТРИКЕЕВ

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: