Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тубылгытау мәктәбе музеенда һәр экспонатның үз урыны булачак

    «Лукойл» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына Яңа Чишмәдән тәкъдим ителгән 12 проект җиңүче булды

    «Үткәннәребезне саклап калып, киләчәкне булдырабыз» проекты 150 мең сум күләмендә грант алган.
    Грант акчасына музейның 45 мең сумын кушып музей витриналары, мәгълүмати стендлар, күлмәкләр өчен шкафлар, тимер ишек сатып алыначак.
    Проект авторы Эльвира Әшрапова фикеренчә, конкурста катнашу - һөнәри үсеш һәм үзлегеңнән үсү алымнарының берсе, яңа күнекмәләр һәм тәҗрибә алу өчен менә дигән мөмкинлек. Ә иң мөһиме - откан грант ярдәмендә мәктәп музее укучылар алдында яңа кыяфәттә пәйда булачак һәм укучылар өчен монда килеп йөрү кызыклы булачак, аларда туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяначак.  
    - Безнең мәктәптә 43 укучы һәм мәктәп бинасында 26 бала тәрбияләнә торган балалар бакчасы урнашкан. 2003 елда мәктәп бинасында музей ачылды, ул 16 кв. м мәйданлы кабинетта урнашкан.  Музейда 1000 якын экспонат исәпләнә, алар халкыбызның рухын һәм гореф-гадәтләрен, Бөек Ватан сугышы, туган җиребезнең уңган кешеләре турында истәлекләрне саклыйлар.
    Музей бүлмәсенә әлеге мәктәп укучылары гына түгел, ә Яңа Чишмә районының башка торак пунктларында яшәүче балалар һәм укытучылар килә. Безнең авылдан чыккан, бүгенгесе көндә республикабызның башка шәһәрләрендә яшәүче кешеләр дә авылга кунакка килгәндә монда кереп чыгалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: