Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Владимир Нестеров-Әдәмсә авылының алдынгы механизаторы

    Яңа Чишмә районының иң яхшы комбайнчыларының берсе - ел саен чәчү һәм урып-җыю эшләрендә алдынгылар рәтендә.

    «Мин эшсез утырырга яратмыйм һәм ничек җитте, шулай эшли дә алмыйм. Теләсә кайсы эшне 100 түгел, ә 200 процентка башкарырга омтылам» - ди ул.
    Хатыны вафатыннан соң ул ялгызы ике бала үстерә. Руслан хәзер «Сәмум» да (әтисе дә диңгез флотында хезмәт иткән) хезмәт итә, Әлмәт нефть техникумының беренче курсын тәмамлаган, ә Алена 11 сыйныфны тәмамлый. Улы һәм кызы, әтиләре кебек үк, яхшы укыйлар, әтиләре дә бит Чистай совхоз-техникумын һәм Тимирязев исемендәге Мәскәү дәүләт аграр университетын (ул чакта академия) кызыл дипломга тәмамлаган. Әмма башкаладан кире авылга кайта. Биш ел җирле мәктәптә физика һәм информатика укыткан, анда ул татар теле укытучысы Лилия - булачак хатыны белән танышкан.
    Каты авырудан соң хатыны үлгәндә Русланга 4, Аленага 2 яшь була. Владимир тәүлек буе эшли, балалар да еш кына өйдә ялгызлары калган. Әлбәттә, күршеләренә дә, аерым яшәгән әбисенә дә калдыргалаган. Балалар, Аллага шөкер, мөстәкыйль булып үсәләр: үзләре киенгән, үзләре ашарга җылыткан, көйсезлекләр булмый. Алар, әтине уңайсыз хәлдә калдырырга ярамый, аңа ярдәм итәргә кирәк, дигәнне аңлап үсәләр. Бердәнбер көнне ул икенең берсен сайларга кирәк дигән нәтиҗәгә килә: йә эш, йә балалар. Әлбәттә, балалар. Ул эштән китә һәм унике ел балалары өчен әти дә, әни дә була. Владимир ашарга әзерләргә, йорт алып барырга, гаилә бюджетын планлаштырырга өйрәнә. «Бер тиенсез утырмадык, - дип искә ала ул, - әгәр  җилкәңдә башың һәм кулларың бар икән, яшәп була». Тормышны алып барырга зур хуҗалык ярдәм итә. Йөзәр каз асрый, сыер сава. Әлбәттә, ир-ат эше дә җитәрлек була. Владимир төзергә, ремонтларга ярата – «барлык төзелеш эшләренең остасы ул»: мич тә чыгара, түбә дә яба һ.б.. Өч ел эчендә үзенең иске йортын курчак өенә әверелдерә, бигрәк тә эчке ягын. Яңа технологияләр буенча төзи, хәзер аңа тәҗрибә алу өчен киләләр. Һәрчак улы белән гел бергә эшли, кызы булыша. Хәзер Руслан үзе генә дә өйне менә дигән итеп ясап куя ала. Кызы әтисе янында пешерергә өйрәнгән, ә үсә төшкәч хатын-кызлар эшен үз кулына ала. Балаларны Владимир йомшак мөгамәләдә тәрбияләгән, ә күбрәк тормыш үзе өйрәтте, дип саный ул. Үзен конфликтсыз кеше ди. «Минем белән бәхәсләшергә телисең икән - барып чыкмас», - дип көлә Владимир. Тик икенче яртысын табу насыйп булмый, гәрчә тырышып караса да, кечкенә кызы: «әти, әйдә, әни сатып алабыз», - дип тә карый.
    Спартаннарча тәрбияләү аркасында балалар беркайчан да авырмаган. Өйдә беркайчан да бернинди медикаментлар булмый. «Спорт һәм мунча – бөтен  сырхаудан дару», - ди әти кеше. Балаларның мунчадан чыгып, тәннәрен кар белән ышкыганда төшкән фотоны күрсәтте. Үзе дә спортны ярата, балаларны да спорт уеннарына җәлеп итә: өстәл теннисы (ул район ярышларында даими катнашучы), хоккей, шахмат һәм башкалар. Владимир әлегә кадәр хоккей уйный (шунысы яхшы, авылда хоккей тартмасы бар), начар гадәтләре юк. Сәламәтлеге яхшы булу аркасында «Яңа Чишмә районының мактаулы доноры» булып тора. Компьютерлар белән мавыга. Менә күптән түгел «Агро-Основа» ҖЧҖдә яңа киптерү комплексына программалар куйган. Белгеч буларак, җитәкчелек аңа мөрәҗәгать иткән. Авылда кемгә кирәк, спутник телевидениесе дә куя.
    Әмма Владимир барыннан да бигрәк җирдә эшләргә ярата. Механизатор хезмәтен җыр дип атый.  Югары хезмәт хакы иң мөһиме түгел, ул анда үз бәхетен тапкан. Улын комбайнчы ярдәмчесе итеп, быел исә шәһәрдә яшәүче бертуганының улын җәлеп итә. «Егетләр дә тартылдылар, туганнан туган энесе, гомумән, таң калган, ул бу эштә беренче тапкыр ич», - дип елмая ул.
    Кызы укырга китсә (ә ул Идел буе физкультура һәм спорт академиясенә укырга керергә уйлый), үзе генә калудан кайгыра ул. Ярый әле үз хуҗалыгында эшен дәвам итә. Владимир инкубатор ясап, кош-кортлар чыгара. Хәзер аның йөздән артык тавыгы бар. Җәен улының кайтуын көтәчәк. Әти кеше балалары Әдәмсәдә яшәүне сайларлар дип өметләнә. «Аларны авыл куркытмый, - ди Владимир.  - Авылда да яхшы итеп яшәргә була. Әлбәттә, балалар үзләре хәл итәр, тик туган җир ... ул һәрвакыт үзенә тарта».  


    Ольга ИВАНОВА.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: