Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Вәлиев Ф.Р.» КФХ игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр.

    «Вәлиев Ф.Р.» КФХ игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр.

    Уңыш та бик яхшы – көзге бодай  гектарыннан 50 ц чыга,  арыш-30 центнерга якын, катнаш азык-32 ц. Фермерның 40 гектар мәйданда бөртеккә кукуруз җыеп аласы калган.

    Кайбер КФХларда да урып-җыю темплары начар түгел:  Марат Садыйковта - 61%, Александр Зубовта - 59%, Николай Скоковта – 62%, Виктор Козловта – 67%, “ Аксу-Агро " ҖЧҖдә 65% мәйданда җыештырылган.

    Безнең «Агро-Основа» һәм «Закрома» ҖЧҖ кебек  эре агрофирмалар 30,2 һәм 38% җыеп алганнар.

    Ә тулаем район буенча 18,3 мең гектарда бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык урып-җыясы мәйданның 46,4% ын тәшкил итә. 59 мең тоннадан артык бөртек суктырылган, уртача уңыш гектарыннан - 32,3 ц.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: