Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә игенчеләре 7000 гектарга якын игеннәрне урып-җыйган

    Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 6 августка оператив мәгълүматлары буенча, районда 8 мең гектардан артык бөртекле культуралар чабылган.

    6560 гектар суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданының 17% ын тәшкил итә. 21 мең тоннага якын бөртек суктырылган, уңыш гектарыннан 31,9 ц. «Зубов А.В. (50 ц/га), « Вәлиев Ф. Р.” (40,7 ц/га), “Козлова М. И.” (33 ц/га) КФХларда, “Аксу-Агро”   ҖЧҖдә (40 ц/га) бөртеклеләр югары уңыш бирә.

    Районның барлык хуҗалыкларында төшке аш вакытында мәдәният йорты һәм клубларның агитбригадалары чыгыш ясый. Менә 5 августта да «Закрома» ҖЧҖ механизаторлары алдында Черемухово АМЙ хезмәткәрләре чыгыш ясаган. Ә моның алдыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов алдынгы комбайнчы Владимир Гаревка акчалата премия һәм кызыл әләм тапшырды. Ул үзенең ярдәмчесе – улы Максим белән 600 тоннага якын бөртек суктырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: