Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә җире чишмәләргә бай

    Районда кешеләр игътибарын һәм акча таләп итә торган чыганаклар бар.

    Районда 27 чишмә исәпләнә, шуларның 8енә карата риваятьләр бар. Чишмәләр территорияләре төзекләндерелә һәм бизәлә, кешеләргә ял итү өчен шартлар тудырыла. Әмма, кызганычка каршы, барысы да түгел.

    Архангел АҖ территориясендә 4 чишмә бар. Якындагы икесе - Архангел чишмәсе һәм Изге чишмә авыл читендә, бирегә күрше авыллардан һәм Бистә халкы килеп йөри.

    Бер-береннән йөз адым ераклыкта торган бу чишмәләргә исемне җирле халык биргән. Чишмәләр элек-электән чишмәләр янында ял итүче күчмә халыкларның үз атларын бер чишмәдән эчерүләре, ә икенчесеннән суны үзләре эчүләре турында риваять белән сугарылган.

    Элек лаборатор тикшеренүләр үткәрелмәгән, су эчү урынын сайлауда кайсы өстенлеккә ия булган -  атлармы яки кешеләрме, безгә, таныш булмаган кешеләргә, бу турыда фаразларга гына кала. Төрле чишмәләрдәге суның химик составы, якын булуга карамастан, хлорид, сульфат, минераллар саны һәм катылык күрсәткечләре буенча төрле булуы бүген билгеле. Архангел чишмәсе барлык параметрлар буенча да бай, шуңа күрә ул катылыгы буенча да 4 мг-экв.га югарырак (Архангел чишмәсендә – 15, Изге чишмәдә – 11).

     Әлеге чыганактан төзелгән купельгә тишем ясалган, изгеләндерелгән. Ул компактлы, куркынычсыз һәм Крещение бәйрәмнәре вакытында юыну өчен уңайлы.

    Эчәр өчен кешеләр Изге чишмәдән кулланалар. Ике чишмә дә бер койма артында урнашкан, төзекләндерелгән, яхшы бизәлгән. Юллар бар, чәчәкләр утыртылган, эскәмияләр куелган, беседкалар төзелгән, мангал бар, кыскасы, кешеләргә ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган.

    «15 ел элек бу чишмәләрне «Ямашнефть» НГДУ үз канаты астына алды һәм ныклап төзекләндерде. Алты ел элек Архангел АҖ авылны төзекләндерүгә РИТЭК грантын отты һәм акчаның бер өлешен чишмәләргә тоттык: беседкалар, эскәмияләр һ.б. сатып алдык», - дип сөйләде безгә авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк.

    Күптән түгел инде икенче грант акчасына чишмәләр янында ял итүчеләргә мөрәҗәгать – табличка урнаштырганнар. Кунаклардан чисталык һәм тәртип саклауны, үзләре белән чүп-чарны җыештырып алуларын үтенәләр.

    Алай түгел икән шул! 20-21 июнь ялларыннан соң территориядә дистәдән артык сыра шешәсе күрәмсең, чүп савытына сыймаган һәм өстәл астында, беседкада калдырылган.

    «Ял көннәреннән соң һәр иртәне без бирегә «кунаклар» артыннан җыештырырга кеше җибәрәбез. Бүген исә прессаны көтеп, кайбер кешеләрнең табигатькә һәм изге урыннарга ничек карауларын күрсеннәр өчен без махсус җыештырмадык», - дип зарлана Нина Анатольевна.

    Торак пункттан биш чакрым ераклыкта Гремячий дип аталган чишмә бар. Бу чыганактагы су кешеләр куллану өчен барлык параметрлар буенча бик яхшы: анализ иганәче - нефтьчеләр хисабына башкарылган. Аннан авыл халкы да, газчылар да, нефтьчеләр дә файдалана.

    «Чишмә койма белән әйләндереп алынган, әмма аның ерак булуы аркасында (ул Архангел Бистәсе һәм Яңа Чишмә авыллары арасында урнашкан) койманың тиешенчә сакланышын контрольдә тота алмадык һәм аны ташып бетерделәр. Бүген аңа игътибар итәргә һәм чыганакның санитар зонасын ничек тә булса койма белән әйләндереп алырга кирәк. Бу чишмә ярым түгәрәк булып ага, әнә тегендә берсен, ә янәшәдә икенчесен күрәбез, ерак та түгел өченче һәм дүртенче чишмә ага. Бу чыганак суы Шушма елгасын тулыландыра. Моннан 12 ел элек мәктәп коллективы һәм өлкән сыйныф укучылары Гремячий чишмәсен чистарттылар, чистартканнан соң су басымы тагын да зуррак иде. Чишмә иркенләп агарга тели, әмма аңа кешеләр ярдәме дә кирәк. Подгорный чишмәсе дә игътибар, кайгыртучанлык һәм акча таләп итә. Ул авылдан 2 км ераклыкта нефть промыселына таба урнашкан.  

    Кайчандыр ул Яңа Чишмә РҮХнә беркетелгән иде һәм башта аны карадылар, төзекләндерделәр, без дә территорияне чистартуда булыштык, әмма вакытлар узу белән чишмәләрне карау юкка чыкты, РҮХ ниндидер сәбәп аркасында эшне туктатты һәм чишмә контрольсез калды. Чишмә үзәне чүпләнә һәм ләмләнә башлады», - ди АҖ башлыгы.

    Авыл картлары сүзләренә караганда, кайчандыр Архангел Бистәсендә авылдан 300 метр ераклыкта урнашкан ике чишмә юкка чыккан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: