Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районы башлыгы РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

    Район башлыгы Вячеслав Козлов вакытыннан алда тавыш бирүнең беренче көнендә үк РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.

    Район җитәкчесе сайлау участогының яхшы оештырылуын билгеләп үтте - барлык саклык чаралары да үтәлә, сайлаучылар дистанцияне үтиләр һәм инфекциядән саклану чараларын кулланалар. «Яңачишмәлеләр дөрес юл сайларлар һәм үз фикерләрен белдерерләр дип ышанам», - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.

    Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр бара. Һәр көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: