Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районы егете Мәскәүдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты призеры булды

    Әлмәт политехника техникумы студенты, Тубылгы Таудан Рафис Әбдрафыйков «Коры төзелеш һәм штукатур эшләре – Яшүсмерләр» компетенциясендә 3 нче урынны алган.

    21 сентябрьдә Мәскәүдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалы тәмамлана, бу илдә һөнәри осталык ярышларының иң масштаблысы.

    Быел аларда бөтен Россиядән, шулай ук дөньяның 26 иленнән 2800дән артык кеше катнашкан.

    Милли чемпионат финалының эшлекле программасы беренче тапкыр дистанцион форматта узган һәм conference.worldskills.ru сайтында вебинарлар һәм онлайн-дискуссияләрне үз эченә алган.

    Финал 7 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр 129 компетенция (яшүсмерләр өчен-71әр) буенча дистанцион – көндезге форматта 7 блок буенча уздырылган: төзелеш һәм төзелеш технологияләре; мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәт күрсәтү өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф. Ярышларның барышын реаль вакыт режимында баш экспертлар һәм аларның урынбасарлары күзәткән һәм регламентларга төгәл туры килүне контрольдә тоткан.

     

    «Коры төзелеш һәм штукатур эшләре - Яшүсмерләр» компетенциясендә Тубылгытау мәктәбен тәмамлаган Әбдрафыйков Рафис 3 нче урынны алган. Ул Әлмәт политехника техникумының 2 нче курс студенты, булачак төзүче.

    VIII Милли чемпионат финалында җиңүчеләр 2021 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионатында чыгыш ясаячак WorldSkills Russia милли җыелма командасы составына эләгү мөмкинлеге алачак.

    «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты 21 сентябрьдә тәмамлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: