Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибе

    Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов район халкын бөек бәйрәм белән котлады, биргән сәдакаларыбызның Аллаһ тарафыннан кабул ителүен теләде һәм агымдагы елда Корбан бәйрәме ничек узачагын аңлатты.

    31 июльдә, бәйрәм көнендә, бәйрәм намазына барырга теләүчеләргә иртәнге 3сәгать 30 минутта мәчет янында җыелырга тәкъдим ителде.

    Бәйрәм вәгазьләре 3 сәгать 45 минутта, ә гает намазы 4 сәгать 15 минутта башлана. Аннары 4 сәгать 30 минутта мөселманнар корбан чала алачак.

    Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, гает намазы ачык һавада үткәреләчәк.

    Корбан гаете вакытында (вәгазь, намаз, корбан ите өләшү) Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык саклык чараларын үтәү зарур: 1,5 метр дистанция, үзең белән перчатка һәм битлек, шулай ук шәхси намаз келәме булу шарт.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: