Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районының Чертуш авылында яшәүчеләрнең мәдәни тормышы турында ТНВ каналында күрсәттеләр

    Чертуш авылы халкы "ТНВ" телеканалы корреспондентларын милли киемнәрдән, җырлар һәм чәк-чәк белән каршы алды.

    Авыл мәдәният йортының эше ничек оештырылуы, анда нинди берләшмәләр эшләве, аның стеналарында эшләп килүче музей һәм фольклор ансамбле турында Чертуш авылы мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина сөйли. 
    Шунысы куандыра, мәдәният йортына үз халкының мирасын һәм мәдәни традицияләрен саклап калырга теләүче кешеләр йөри һәм  алар моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.
    Чертушлыларның мәдәни тормышы турында сюжет кичә ТНВ каналында «Манзара» тапшыруында күрсәтелде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: