Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районының Өргәнчә авылында часовня төзелә

    Өргәнчә авылында авыл халкы көче һәм инициативасы белән часовня төзелеп килә.

    «Бүген Өргәнчә авылында барлыгы 56 кеше гомер итә. Авыл заманча тормыш белән яши. Биредә авыл клубы, китапханә, ФАП, кибет белән иҗтимагый үзәк бар. Әмма авыл халкының күптәнге хыялы – авылда часовня төзү иде, анда гыйбадәт кылырга, сәламәтлек, тынычлык өчен шәм куярга була», - дип яза редакциягә Зирекле авыл китапханәсе китапханәчесе Кадрия Низамиева.

    «Әмма часовня төзелешендә, теләсә кайсы эштәге кебек үк, оештыручы булырга тиеш. Өргәнчәдә дә шундый кешеләр табылган: бу авылда туып-үскән абыйлы-энеле Владимир һәм Алексей Кубышкиннар һәм Юрий Митрофанов. Гадәттә, әгәр дә гыйбадәтханәне торгызу мөмкинлеге юк икән, часовняны җимерелгән гыйбадәтханәләр урыннарында төзиләр. Дуслар балачактан ук Өргәнчәдә 1856 елда төзелгән һәм ХХ гасырның 30 нчы елларында җимерелгән Никольск чиркәве урынында гыйбадәтханә төзергә хыялланалар». «Часовня төзү идеясе күптән туды, бу сугыш елларында һәлак булган, 30 нчы елларда репрессияләнгән авылдашларны һәм әти-әниләрне искә алу, без барыбыз да авылдан бит», - ди Алексей Михайлович.

    «Элек-электән часовня төзелеше чиркәүләр төзүдән зур булмаган бер төркем кешеләр төзүе белән аерылып торды. Өргәнчәдә дә часовняны «өйдәгечә»: бөтен дөнья белән авыл халкы һәм аның төзелешенә үз өлешләрен кертергә теләгән кешеләр төзегәннәр. Башта инициатива күрсәткән төркем район башлыгы Вячеслав Козловка төзелешне оештыруда ярдәм итәргә мөрәҗәгать итте. Төзелеш өчен мәйданчыкны элеккеге чиркәү урынында, авыл зираты каршындагы тауда бүлеп биргәннәр. 2018 елның июнендә төзелеш урынын изгеләндерделәр һәм «СМП-Нефтегаз» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров ярдәме белән котлованнан грунт казу һәм планлаштыру эшләре башкарылды, фундамент өчен опалубка кордылар, бетон түшәделәр. Төзелештә кыенлыклар күп иде, әмма Ходай ярдәме белән эш барды. 2018 елның көзендә кирпеч сатып алдык, 2019 елның маенда нигез ташы салынып, стеналарны торгыздык, июль аенда түбәне яптык, декабрьдә тәрәзәләр һәм ишек куелды. Ә 2020 елның маенда гөмбәзне изгеләндереп урнаштырдык. Төзелешнең барлык этаплары да Яңа Чишмә благочиниясе башлыгы Симеон атакай тарафыннан изгеләндерелде. Хәзер часовняны төзеп бетерәләр.

    Аны төзүгә күп кеше үз өлешен кертте. Алар арасында ташчылар да, балта осталары да, эретеп ябыштыручылар, штукатурчылар, иганәчеләр дә бар. Инициатив төркем әгъзалары бик зур өлеш кертте. Акча җыюда Валентина Кубышкина ярдәм итте. Әгәр баштарак җыю кыенрак барса, акрынлап кешеләр, эшнең алга баруын күреп, үзләре акча китерә башлады. Күп кенә төзелеш материалы - такталар, борысларны Сергей Норкин китерде. Аларның тырышлыгы белән часовня инде безнең авылда тора һәм төзелеш эшләренең тәмамлануын көтә. Бигрәк тә өлкәннәр, һәр көн саен килер өчен часовняның ачылуын көтәбез, диләр.

    Эшләр әле тәмамланмаса да, авылда часовня барлыкка килү шатлыгы халыкның күңелен җылыта. Ә бу ата-бабаларыбыз салган чиркәүгә юл ябылмас дигән сүз, шушы юлдан кечкенә балалар йөгерешеп, ә картлар акрын гына атлап килер

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: